Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге Иранга яңа чикләүләр кирәклеге турында килеште


Европа Берлеге илләре Тәһранны уран баетудан тукталырга мәҗбүр итү өчен яңа чикләүләр кирәклеге турында килеште.

Британия премьер-министры Гордон Браун дүшәмбе көнне Лондонда АКШ президенты Джодж Буш белән очрашудан соң журналистларга Британия Иранның иң зур банкы булган Мелли банкы хисапларын туңдырачак, Европа Берлеге Иран нефте һәм газына каршы яңа чикләүләр кертәчәк дип белдергән иде.

Шулай да 27 илне үз эченә алган Берлек әлегә нинди чикләүләр кертеләчәген игълан итмәде.
XS
SM
MD
LG