Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстан һәм Гыйрак сәбәпле качаклар саны арта


Берләшкән милләтләр оешмасы Гыйрак белән Әфганстандагы низаглар сәбәпле дөньяда качаклар саны елдан-ел арта бара дип белдерде.

БМОның качаклар югары комиссонеры әйтүенчә, 2006 елда качаклар идарәсе карамагында 9.9 миллон качак булса, былтыр аларның саны 11.4 миллионга җиткән.

Идарә качаклар иң күп булган ил Пакстан дип моны Пакстанның Әфганстанга якынлыгы белән аңлатты.

Качакларны күп сыендырган илләр рәтендә Сүрия, Иран, Германия һәм Үрдүн дә атала.
XS
SM
MD
LG