Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 08:04

Сишәмбе Казан ярминкәсендә “Автомобиль Русия йөрәгендә” дигән күргәзмә ачылды. Машина сөючеләр тагын бер рухи ләззәт ала алды.

Машина төзелеше өлкәсе һәрвакыт илнең икътисади яктан уңышын күрсәтеп торучы өлкә булды. Шуңа да аңа көннән-көн игътибар арта. Ни әйтсәң дә, тормыш машина катнашында уза. Татарстан бу мәсьәләдә төшеп калган төбәкләрдән түгел. Биредә дөньяга танылган "Камаз" машиналарының җитештерелүе үзе ни тора.
Шулай ук хәзер Алабуга махсус икътисади районында берничә җиңел машина да җыела башлый. Республикада машина төзелеше өлкәсен тикшерү өчен Татарстанга күптән түгел, Русия премьер-министры Владимир Путин да килеп киткән иде. Шулай итеп, машинаны кеше тормышының алыштыргысыз бер өлеше кебек тә карарга була. Билгеле машинага булган мәхәббәт тә шуннан килә.
Сишәмбе Казан Ярминкәсендә машина сөючеләр тагын бер рухи ләззәт ала алды. Монда 13нче тапкыр “Автомобиль Русия йөрәгендә” дигән күргәзмә ачылды. 16 чит илдән килгән 150 ширкәт үзләренең машиналарын тәкъдим итте. Шулай ук әлеге күргәзмә кысаларында машинада аудио сыйфаты һәм машина бизәлеше буенча Русия чемпионаты узачак ди, оештыручылар.
Сәламләү сүзен башлап, Казан хакимиятенең икътисади үсеш комитеты рәисе Азат Шәрапов, елына Казанда 20-30% машина саны артуын ассызыклады. Шулай ук бу күргәзмәнең уңайлыгын, биредә машиналар гына түгел, ә аларга запас җиһазлар тәкъдим ителүендә дә күрәм, диде ул.
Күргәзмәдә, шулай ук Төркиянең Казандагы консулы Әхмәт Әргин дә катнашты. Үз чыгышында ул, әлеге күргәзмәнең машина төзелеше өчен мөмкинлекләре зур булуын әйтте:
"Мин Татарстанда 7 ай гына эшләсәм дә, биредә бөтен юнәлештә дә алдынгылык сизелә. Республикада табигать байлыклары күп булса да, биредә сәнәгатькә дә күп кенә инвестицияләр кертелә. Үз күзем белән Алабугада машина төзелешен күреп кайттым. Бу күргәзмә, республикада машина төзелешен тагын да үстерергә ярдәм итә", диде Әхмәт Әргин.
Күргәзмәдә, җиңел, йөк машиналары, мотоцикллар һәм башка техникалар тәкъдим ителде. Теләге булганнар, үзенә ошаган машиналарны сатып та ала алды. Башка еллар белән чагыштырганда, быел биредә Русиядә җитештерелә торган машиналар күбрәк иде. Бу ВАЗ, УАЗ, ГАЗ машиналарының төрле модельләре. Күргәзмәгә килүчеләрне бигрәк тә ВАЗ ширкәте тәкъдим иткән өр-яңа концепт-кар «Concept С» машинасы кызыксындырды. Шулай ук биредә Nissan, Daewoo машиналарының кайбер яңартылган моделләре тәкъдим ителде.
Машинадагы аудио җиһазлар һәм машина бизәлеше ярышларында да төрле машиналар катнашты. «Chrysler 300C»дан “Запорожец”ка кадәр.
Күргәзмәгә җыелганнарның кәефен тагын да кыздырып җибәрү өчен, күп кенә урыннарда машинаны чибәр-чибәр кызлар тәкъдим итеп торды. Шулай ук биредә башка шаккаттыргыч тамашаны да күрергә булды. Узган ел бу күргәзмәне 22 мең казанлы караган. Быел оештыручылар бу санны арттырмакчы була.
Кыскасы, бу күргәзмәдән ир-атлар яңа машина алу теләге белән канатланып чыга. Акчасы булганнары, шул үк көнне яңа машина белән дә китә алды. Шулай итеп, урамда җәй, кәефләр яхшы, машиналар да ялтырап тора. Алар белән Русиядә йөрергә юллары гына юк.
Өстәвенә Дәүләт шурасы киләсе утырышында янә машинага салымнарны арттырмакчы була. Татарстанда машина күргәзмәсе ачылган бу көннәрдә, әлеге мәсьәлә Дәүләт Шурасының бюджет, салым һәм финанслар комитетытында кабат тикшерелде. Биредә 100 ат көченнән арткан машиналарга салымны икеләтә арттырырга дигән фикергә килгәннәр. Дәүләт шурасының киләсе утырышында бу фикерләр рәсми рәвештә канунга кертелер дип ышана.

XS
SM
MD
LG