Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиев белән килешсәләр дә, Путиннан куркалар


Миңтимер Шәймиевнең төбәк җитәкчеләрен халык сайларга тиеш дигән белдерүе бәхәс уятты. Коммунистлар хупласа, “Бедәм Русия” вәкилләре бер фикергә килә алмый.

Аерым алганда, “Бердәм Русия” фиркәсе шурасының президиум секретаре урынбасары Андрей Исаев Миңтимер Шәймиевнең фиркә рәистәше булуына карамастан, бу аның шәхси фикере һәм партия дә моның белән килешә дигән сүз түгел, дип белдерде. Һәм якын 10 елда бу өлкәдә канунга үзгәрешләр кертү каралмавын әйтте.

Шул ук вакытта “Бердәм Русия” фиркәсенең икенче вәкиле - Дәүләт Думасының конституция кануны һәм дәүләт төзелеше комитеты рәисе Владимир Плигин Шәймиевнең тәкъдиме 2012 елны гамәлгә ашарга мөмкинлеген әйтте. Ул губернаторларның Русия президенты тарафыннан тәкъдим ителүе һәм парламентның аны кабул итеп төбәк җитәкчесе итеп билгеләнүе ул вакытлыча гына эшләнгән эш иде, ди.

Русия хөкүмәтенә караган бер матбугат чарасы да News.ru.сom га губернаторларның билгеләнүе үзе-үзен акламады һәм хакимияттә бу хакта сөйләшүләр бара, әмма ниндидер төгәл карарларга килү юк дигән.

“Шәймиевнең сүзләре бер кешедән икенчесенә тарала. Ләкин бу тәкъдим бик сүлпән кабул ителде. “Шәймиев моны үз исеменнән әйтте, ә без үзебезчә уйлыйбыз һәм зур үзгәрешләр кертергә җыенмыйбыз”, диделәр Русия президент идәрәсеннән журналистларга. Татарстан президенты Кремль күзлегендә шактый бәйсез сәясәтче һәм аңа кайвакыт Русия хакимияте алып барган юлдан бераз читкәрәк китү дә рөхсәт ителә. Әмма бу Кремль алып барган сәясәткә үзгәрешләр кертми”, диде “Азатлык” радиосының урыс редациясе сәяси күзәтүче Михаил Соколов.

Чәршәмбе көнне “Бердәм Русия” фиркәсе үз клубларының утырышында Шәймиев тәкъдимнәре хакында сөйләшүләр алып барачак. Әмма күпләр бу шау-шуны басар өчен генә күрелгән гамәл, ди.

Шул ук вакытта Дәүләт думасы вице-спикеры, коммунист Иван Мельников Шәймиев тәкъдимен Коммунистлар фиркәсе хуплый, ди. Шулай ук Русия парламентының иминлек комитеты рәисе урынбасары, “Гадел Русия” фиркәсе вәкиле Генадий Гудков та бу дөрес юл булыр дип әйтә.

Мәскәүдәге Карнеги үзәге белгече Николай Петров исә моның кайчан да булса тормышка ашуына ышана.

“Кремльнең җитәкчелеккә төбәкне бөтенләй белмәгән кешене кую очраклары артты. Мәскәү үз боерыкларын үтәп баручы кешене куя”, диде.

Татарстан президентының тәкъдименең гамәлгә ашуы бик шикле ди кайбер белгечләр. Чөнки бу Владимир Путинның эшләрен санга сукмау булып саналачак. Билгеле булганча, 2004 елны нәкъ Путин төбәк җитәкчеләрен сайлау түгел, ә өстән билгеләү тәртибен кертте.
XS
SM
MD
LG