Accessibility links

Кайнар хәбәр

Радиочылар Таркан белән дә очраша


Таркан “Metamorfoz” исемле альбомын Русия тыңлаучысына тәкъдим итәчәк
Таркан “Metamorfoz” исемле альбомын Русия тыңлаучысына тәкъдим итәчәк

Төркиядә халыкара радио хезмәткәрләре очрашуы була. Ди-джейлар, дикторлар Таркан концертына да барачак. Ә бер атнадан җырчы Русиягә килә.

20 июнь көнне Төркиянең Анталия ягы Манавгат районында “Беренче халыкара радио хезмәткәрләре очрашуы” була. Аны “Uzman Mediya Experi” ширкәте һәм Манавгат районы идарәсе оештыра.

Интернет алып баручы дәртен тапшыра алмый

Программа кысаларында Төркия радиоларындагы йолдызлар белән очрашу да каралган. Аерым алганда Иззәт Үз (Өз) исемле билгеле төрек радиочысына тантаналы шартларда мактау билгесен бирергә телиләр. Аның турында оештыручы Эрдәм Тәмиз: “Төркиянең иң билгеле радио алып баручысы”, дип аңлатты. Иззәт Үзнең шулай ук төректәге кайбер дөньяви карашлыларны шаккатырып CNN каналына “татар”-төрки түбәтәй дә киеп чыкканы бар.

Әрдәм Тәмиз, радиоларны Төркиядәге тансык һәм халыкчан мәгълүмат чыганагы, дип саный. “Интернет та бар, тик ул радиодагы кебек алып баручының җан кайнарлыгын тапшыра алмый. Шуңа күрә без радиочыларны тупларга булдык”, ди. Әйтик, шул ук Иззәт Үз да эфирда “җаным” дип еш кабатлый.

Оештыру комитетыннан Эрдәм Тәмиз

Шулай ук Тәмиз “Азатлык” радиосына, Европа һәм Азия илләреннән егермедән артык радиодан ди-джейлар яки алып баручылар чакырылуын, әйтте.

Очрашуда тәҗрибә уртаклашу көтелә

Радио хезмәткәрләре үзара тәҗрибә уртаклашачак. Шулай ук алар төрек радиоларындагы эш белән дә танышачак. Чит ил радиочылары иярчен аша үз дулкыннарына да чыгар яки хәбәр бирә алыр, дип көтелә.

Радио йолдызлары белән очрашырга Төркиянең мәдәният һәм туризм министры да килер дип көтелә. “Беренче халыкара радио хезмәткәрләре очрашуында” Манавгат идарәсе башлыгы Зәйнәл Шәнул (Шәнол) “йорт хуҗасы” булачак.

Миллионнарча русияле кызның яратканы

Оештыручылар берочтан туризмны рекламаларга да тели. Ни дисәң дә, Анталия ягы шуннан икмәк ашый бит.

Шулай ук ди-джейлар үзләренә икмәк бирүчене дә күрә алачак. Алар Төркияне дөньяга таныткан җырчы, Русия радиоларында даими уйнатылучы Таркан концертына чакырулы. Билгеле булганча, Тарканның Казанның мең еллыгына да килә дип көткәннәр иде. Тик ул килмәде. Быел да күренми.

Аның каравы Русиядәге Төркия мәдәният елы кысаларында ул Мәскәүдә һәм Петербурда 25-26 июнь көннәрендә чыгыш ясаячак. Урыс сайтлары: “Миллионнарча русияле кызның яраткан кешесе, этно-поп йолдызы һәм гади генә кайнар төрек егете Русиягә килә”, дип яза Kleo.ru. Таркан “Metamorfoz” исемле альбомын Русия тыңлаучысына тәкъдим итәчәк. Ул анда сакал белән фотога төшкән. Мәскәү концертына билет 1300 – 13000 сум аралыгында.

Манавгатта “Беренче халыкара радио хезмәткәрләре очрашуы” оештыручы Әрдәм Тәмиз дә Тарканның кыйммәтле җырчы булуын таный. Тик кунакларга түләргә туры килмәячәк. Алар өчен Төркиядә узучы концертка Манавгат районы идарәсе түләргә тели.

XS
SM
MD
LG