Accessibility links

“Умырзая” - “Алтын мирас” лауреаты


"Умырзая" ансамбле сәхнәдә
"Умырзая" ансамбле сәхнәдә

12-14 июньдә Түбән Камада “Алтын мирас” 1 халыкара төрки-татар фольклор фестивалендә Омскиның “Умырзая” фольклор ансамбле лауреат исемен яулады.

Фестивальнең төп оештыручылары Түбән Кама шәһәренең мәдәният идарәсе. Идарәнең иҗат коллективы Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы игълан иткән грантлар конкурсында катнашып уңышка ирешкәннәр. Бу хакта мәдәният идарәсе хезмәткәре Лилия Завгородняя болай диде:
“Татарстан мәдәният министрлыгы тарафыннан безнең проект яхшы дип табылды, сумманың яртысын Татарстан мәдәният министрлыгы, яртысын Түбән Кама мәдәният идарәсе түләде, ике миллионнан артык”, диде ул.
Әйтеп үтик, фестиваль конкурсының жюри составында Мәскәү һәм Казан галимнәре, белгечләр булды. Жюри рәисе Гөлзада Сафиуллина чараның мәгънәсен ассызыклап, оештыручыларга рәхмәтләрен белдерде. Гөлзада ханым БТК Башкарма комитетының котлау хатын укыды һәм аның махсус бүләген дә тапшырды.
“Умырзая” ансамбле әлеге фестивальдә Себер татарларының борыңгы йоласы – “Боз озату” күренеше белән катнашты һәм лауреат исемен яулады. Коллективка 3-нче дәрәҗәле диплом һәм акчалата бүләк бирелде.
Фестивальдә 12 коллектив – җәмгысы 250-гә якын кеше катнашты. Катнашучылар Русиянең төрле төбәкләреннән: Татарстан, Мордовия, Чуашстан һәм Мари-Эл республикаларыннан, Омски, Әстерхан, Чиләбе, Свердлау өлкәләреннән һәм Литвадан килгән иделәр. Әстерхан шәһәренең “Мизгел” коллективы 2-нче һәм Чиләбе өлкәсе Миәс шәһәренең “Уралым” җыр һәм бию коллективы 1-нче дәрәҗәле дипломнарга лаек булдылар. Фестиваль бәйгесенең иң югары бүләге – гран-при- Түбән Камалыларның үзләренә, ягъни “Нардуган” җыр һәм бию ансамбленә бирелде.
Омскиның “Умырзая” ансамбле җитәкчесе Гафия Алеева, мондый дәрәҗәле фестивальдә уңышка ирешүебез белән бәхетлебез, ди.
Коллективның яшьләре дә, өлкәннәре дә, барысы да үрнәк алырлык талантлы коллективлар булды, без дә шулай ук тырышачакбыз, өйрәнәчәкбез, диләр.
Түбән Кама шәһәре халкының кунакчыллыгы, андагы чисталык, матурлык омскилыларны таң калдырган.
Фестиваль программасы буенча барлык катнашучылар да Түбән Кама Сабантуеның кунаклары да булдылар. Омскилыларның өч көн дәвамында барган бәйрәмдә алган хисләрен, тәэсирләрен, кәефләрен Әгерҗе тимер юллар вокзалында 13 сәгатьтән артык поезд көтү дә, башка кайбер уңайсызлыклар да бозмады. “Умырзая” ансамбле инде яңа планнар белән яши. Ул алдагы шимбә көнендә өлкәнең Большеречье районында үтәчәк Сабантуйда катнашырга әзерләнә.
XS
SM
MD
LG