Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британ шурасы салым гаепләүләрен мәхкамәдә карата


Британ илчелегенең мәдәни бүлеге саналучы Британ шурасы Русиянең 2004-2006 еллар өчен салым түләмәү турындагы гаепләүләрен мәхкамәгә бирәчәк.

Никадәр салымның түләнмәгәнлеге турында әйтелми.

Британ шурасы салымнарын тулысынча түләгәнлеген белдерә.

Пәнҗешәмбе көнне бу мәсьәләне Мәскәүнең Басман мәхкамәсе карый.

Узган ел ахырында Британ шурасы Русия хакимиятләренең шура хокукый статуска ия түгел дигән сылтавы сәбәпле Екатеринбур һәм Питербурдагы бүлекләрен ябарга мәҗбүр булды.
XS
SM
MD
LG