Accessibility links

Кайнар хәбәр

Литва АКШның ракета калканы турында сөйләшүләр алып бармый


Литва саклану министры Юозас Олекас Вашингтон үзенең ракета калканының бер өлешен Польшада урнаштыру турында килешүгә ирешә алмаса аларны Литвада урнаштыру мөмкинлеге турында сөйләшүләр бара дигән хәбәрне кире какты.

Шул ук вакытта ул, әгәр дә Литвага андый тәкъдим ясалса, ул тәкъдим каралачак диде.

Сишәмбе көнне Пентагон вәкиле Польшада урнаштыру турында килешмәгән очракта аларны Литвада урнаштыру мөмкинлеге каралуын белдергән иде.

Әмма ул Вашингтон Польшага күз тота һәм әле башка илләр белән сөйләшүләр бармый диде.
XS
SM
MD
LG