Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уку йортлары Казанга буйсынырмы?


Татарстан Дәүләт Шурасы Русия Думасына яңа тәкъдим белән чыкмакчы. Рәсми Казан республикада урнашкан югары уку йортларын җирле хакимият карамагына күчерергә тели.

Билгеле булганча, бүгенге көнгә кадәр Русия җитәкчелеге төбәкләрдә милли компонентны тыеп тора. Татарстанда җитәкче даирәләр дә, җәмәгатьчелек тә бу уңайдан нык борчыла. Казанда милли компонентны кире кайтару максатыннан күпсанлы урам җыеннары, түрәләр җыелышлары уздырылып тора.
Дәүләт Шурасының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитетының сишәмбе узган утырышында да милли компонентны кире кайтару буенча эшләрнең ничек торуы тагын бер кат искә төшерелде. “Азатлык”ка бу турыда әлеге комитетның җитәкчесе Разил Вәлиев болай диде:
“Соңгы вакытта Татарстан президенты Русия премьер-министры Владимир Путинга бу мәсьәлә буенча хат юллады. Әле күптән түгел республикага Русия президентының Идел буе бүлгесе вәкиле Рапота килгән иде. Без аңа да бу мәсьәләдә мөрәҗәгать иттек.
Иң куанычлысы шул, безгә көн саен, милли компонентны кире кайтаруны яклап төрле төбәкләрдән хатлар килеп тора. Бүгенге көндә дистәгә якын төбәк бу мәсьәләдә Татарстанны яклый. Билгеле, Русия үзе кабул иткән канунны бетерергә атлыгып тормас, әмма бу өлкәдә безнең тарафтан эш дәвам итә. Минемчә, милли компонент инде күпмедер дәрәҗәдә яклау таба башлады. Русия Дәүләт Думасы депутатлары безнең якка әкренләп күчә башладылар. Инде Думаның мәгариф комитетында, чыннан да без ялгышмадык микән дигән фикерләр ишетелә башлаган”, ди Разил Вәлиев.
Шул ук вакытта, милли компонентны яклаучылар күп булса да, Русия хөкүмәтендә моңа каршы булган җитәкчеләр дә шактый, ди Разил Вәлиев. Милли компонент өчен көрәшне тагын да көчәйтер өчен, Татарстан җитәкчелеге Думадагы фиркаләргә дә мөрәҗәгать итәргә уйлый.
“Бүгенге көндә безнең тагын бер ниятебез бар, ул хакта без комитет утырышында да сөйләштек, фирка исемнәреннән дә мөрәҗәгатьләр булса. Бездә төрле фиркаләр бар. Әмма аларның күбесе безне яклый. Коммунистлар, "Бердәм Русия" фиркасе вәкилләре безнең яклы. Киләчәктә алар безне яклап үз мөрәҗәгатьләрен юлларлар, дип уйлыйбыз”, диде Разил Вәлиев
Шулай ук милли компонент өчен көрәшнең дәвамы буларак, Дәүләт Шурасы шушы көннәрне Русия Дәүләт Думасына яңа тәкъдим ясарга ниятли. Аның нигезендә Татарстан җитәкчелеге республикадагы югары уку йортларын бары тик җирле хакимият карамагына гына калдырырга тели. Бу хакта Разил Валиев “Азатлык”ка болай диде:
“Татарстанда берничә дистә Русия югары уку йортлары бар. Анда нигездә республикада туып үскән балар укый, Татарстан укытучылары укыта һәм республика өчен белгечләр әзерләнә. Әмма Татарстанның бу югары уку йортларны тикшереп тору өчен бер генә дә вәкаләте юк. Бу мәсьәлә безнең республикада гына түгел, һәркайда бар. Мондый югары уку йортлары турыдан-туры Русия мәгариф министрлыгына буйсына.
Без шушы мәсьәләне чишәр өчен Русиянең югары белем турындагы канунына үзгәрешләр кертү хакында яңа бер канун кертү турында проект әзерләдек. Без анда Русиядән югары белем бирү йортлары буенча субъектларга вәкаләт бирүне сорыйбыз. Бу күбесенчә аларның эшчәнлеген тикшерү вәкаләтләре булачак. Мондый канун проектын без әзерләдек. Комитетта тикшергәннән соң, Дәүләт Думасындагы Татарстаннан сайланган депутатларына җибәрдек, алар өйрәнеп чыксын өчен. Аннан соң инде без аны Татарстан Дәүләт шурасы сессиясендә карап, рәсми рәвештә Дәүләт Думасына җибәрергә уйлыйбыз”, ди Разил Вәлиев.
Билгеле, Татарстанга мондый вәкаләтләр бирелә калса, әлеге эш белән шөгыльләнер өчен аерым бер идарә кирәк. Әлегә белгечләр бу йөкне Татарстан буенча фән һәм мәгариф өлкәсен күзәтүче федераль идарәсе үз өстенә алыр дип уйлый.
XS
SM
MD
LG