Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 16:46

Косово АКШта һәм Европада илчелекләрен ачачак


Косово президенты Фатмир Сейдиу читтә Косовоның беренче илчелекләрен ачу карарын хуплады.

Президент идарәсе белдерүендә илчелек дәрәҗәсендәге вәкиллекләр АКШ, Албания, Австрия, Бельгия, Британия, Франция, Германия, Италия һәм Швецария башкалаларында ачылачак диелә.

Әмма аларның кайчан ачылачагы әлегә ачык түгел.

1999 елдан бирле БМО вакытлы идарәсендә булган Косово февраль аенда Сербиядән бәйсезлек игълан итте.

Узган якшәмбедә аның конституциясе гамәлгә керде.

XS
SM
MD
LG