Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израил һәм “Хамас” солых килешүен төзеде


Израил һава һөҗүменнән җимерелгән бина.Гәззә сызыгы
Израил һава һөҗүменнән җимерелгән бина.Гәззә сызыгы

Мисыр ярдәме белән төзелгән бу килешү Гәззә сызыгындагы миллион ярымлап фәләстинленең хәлен яхшыртырга тиеш

Килешү 19 июнь иртәсендә гамәлгә керә. Бу килешү белән Хамасның һәм Израилнең үзара ракета һөҗүме туктатылуы һәм Гәззә җирләренә кертелгән блокаданың бетерелү көтелә.

Солых килешүе алты айга төзелгән. Әмма аралар тыныч торса, аны озайту мөмкинлеге дә булачак. Бу тынычлык шактый тотрыксыз булыр дип көтелә. Израил хөкүмәте сүзчесе Марк Регев, солых килешүе төзелү хәбәрен раслады.

“Сүзләр мөһим, гамәлләр аннан да мөһимрәк. Әгәр без, Гәззәдән оештырылган террор гамәлләренең туктаганын күрәбез икән, әгәр Хамасның коралларны үстерүне туктатканын күрәбез икән, әгәр без тотык итеп алынган израил солдаты Гилад Шалитны иреккә чыгару юнәлешендә алга барыш сизәбез икән, бу бөтенләй башка вәзгыять булачак”, дип әйтте ул.

“Хамас” башлыгы Исмаил Хания дә теләкләренә ирешүе турында белдерде.
“Фәләстинлеләрнең таләпләре билгеле – икътисади блокаданы бетерү, чик аша хәрәкәтне җайлау һәм һөҗүмнәрне туктату, без бу таләпләр канәгатьләнедерелде дип саныйбыз һәм бу сөйләшүләрнең нәтиҗәсен фәләстинлеләр якын арада күрәчәк”, диде ул.

Үзара һөҗүмнәрнең туктатылуы ике як өчен дә файдалы. Исмаил Хания билгеләп үткәнчә, бу килешү “Хамас” хәрәкәтенең Израил белән эш итә алуын күрсәтә. Израилнең яшәү хокукын танымаса да.

Израил хөкүмәтенең сүзчесе, Марк Регев, үзенең белдерүендә, сак кына аның хөкүмәтенең солых төзүдә арадашчы булган Мисыр тәкъдимнәрен кабул итүен әйтеп китте.

Бу «Хамас»ка Израилне һөҗүмгә тотып үз кешеләрнең гомерләрен куркыныч астына куюлары өчен Гәззә ягыннан булган басымын да бетерәчәк. Израилгә дә, Гәззәгә керткән каты чикләүләр, андагы халыкны авыр хәлдә калдырганы өчен, халыкара дәрәҗәдә белдерелгән таләпләр кимер кебек.

Яңа төзелгән килешү нигезендә чикләүләр әкренләп алынырга тиеш. Хәбәрләргә караганда, беренче көннәрдә илләр арасында элекке товар әйләнешен 30% кайтарырга, соңыннан аны 100% җиткерергә план коралар.
XS
SM
MD
LG