Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев: Грузиянең провокацияләре кабул ителмәслек


Русия президенты Дмитрий Медведев Мәскәү Грузиянең Абхазиядәге Русия тынычлык сакчыларына каршы провокацияләренә түзеп тормыячак диде.

Президентның матбугат хезмәте белдерүенчә, бүген Грузия президенты Михаил Саакашвили белән телефон аша сөйләшкәндә Медведев Русия тынычлык сакчыларына каршы провокацияләр кабул ителмәслек дип әйткән.

Сишәмбе көнне Грузия Абхазия янында Русия тынычлык сакчылары төркемен тоткарлап соңрак аларны азат иткән иде.

Грузия рәсмиләре тынычлык сакчылары тиешле документларсыз корал ташыган өчен тоткарланды дип белдерде.
XS
SM
MD
LG