Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә “Уфагуб”ны канәгатьләндермәде


Уфаның Ленин районы мәхкәмәсе “Уфагуб” сәхифәсе эшендә тикшерелгән тарихчылар гаризасы буенча эшне карады.

Тарихчылар Игорь Кучумов, Сергей Орлов һәм Илдар Габдрафыйков үзләренә җинаять эше ачылуны канунсыз дип мәхкәмәгә биргән иде. Мәхкәмә аларның соравын канәгатьләндермәде.

Шул ук мәхкәмә “Халык трибуналы” җәмәгатьчелек оешмасын юкка чыгарды. Ленин районы прокуроры Алексей Горябин соравы буенча үткән мәхкәмә оешманың низамнамәсен гамәлдән чыгарды.

Благовещен эше буенча да мәхкәмә узды. Сүз 2004 елда милиция тазартуы операциясендә йөзләрчә гаепсез кешеләрнең тукмалуы турында бара. Бүгенге көнне 342 кеше рәсми зыян күргән дип исәпләнә. Мәхкәмә өч кешене хөкем итте. Аларның икесе шартлы, өченчесе дүрт елга ирегеннән мәхрүм ителде. Ул 25 яшьлек милиция лейтинанты Айдар Гыйлванов. Тазарту вакытында аның резин күсәгеннән 6 кеше “авыз итүе” ачыкланды.
XS
SM
MD
LG