Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 16:46

Ельцинның видео архивы кулга алынды


Элекке Русия президенты Борис Ельциның үлеменнән соң бер елдан артык вакыт үткәч иминлек хезмәте аның шәхси камераменының видео архивын кулга алды.

Коммерсантъ газеты язуынча, дәүләт иминлек хезмәткәрләре Ельцинның сәяси тормышына кагылышлы 600-ләп тасманы тартып алган.

Ельцинның элекке камерамены Александр Кузнецов иминлек хезмәтен "Хәзерге Русиядә демократия торышы" дигән документаль фильм әзерләүгә зур кыенлыклар тудыруда гаепләде.

Ул фильмга 1988-2000 елларда төшерелгән тасмалар керә.

1991 елгы фетнә вакытында Ельцинны видеога төшерү бары тик Кузнецовка гына рөхсәт ителгән иде.

XS
SM
MD
LG