Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәмас һәм Израиль арасында тынычлык килешүе гамәлгә керде


Атнакич иртән Хәмас белән Израиль арасында үзара һөҗүм итмәү килешүе гамәлгә керде.

Мысыр арадашлыгында әзерләнгән бу килешү нигезендә Хәмас Газзә Сызыгыннан Израильгә ракета һөҗүмнәрен туктатырга, Израиль Газзәдә хәрби чаралар үткәрмәскә тиеш.

Изариль премьер-министры Эһуд Олмерт килешү кыска гомерле булачак дип фаразлады һәм, әгәр дә фәлестин ягыннан ракета һөҗүме булса, Израиль хәрбиләре җавап бирергә әзер диде.

Газзә Сызыгында хакимияттә булган Хәмас башлыгы Исмаил Хания барлык фәлестин төркемнәре дә милли җаваплылык хисен тоеп килешүне бозмас дип өметләнүен әйтте.
XS
SM
MD
LG