Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мигрантлардан да рус телен таләп итмәкчеләр


Федерация Шурасы Русиягә эшләргә килгән мигрантларның рус телен белүен тикшерү тәртибе керткергә тәкъдим итә.

"Чит ил ватандашларының Русия Федерациясендәге хокукый хәле турындагы" канунга шундый үзгәрешләр өлгесен Федерация Шурасының рәис урынбасары Александр Торшин һәм Сәнагать сәясәте комитетының рәис урынбасары Владимир Слуцкер әзерләгән.

Бу үзгәрешләр Русиягә вакытлыча яшәргә һәм эшләргә килүчеләрне рус телен өйрәнергә этәрәчәк, диелә. Федераль миграция хезмәте мәгълүматларына караганда, былтыр Русиядә 194 мең чит ил кешесенә вакытлы яшәү рөхсәте бирелгән, 2,1 миллион кеше эш рөхсәте алган. Канунга бу үзгәрешләрне әзерләүчеләр мигрантлар рус телен, мәдәни мирасын, тарихын, Русиянең хокукый нигезләрен һәм тормыш-көнкүрешен тиешле дәрәҗәдә белми, ди. Шулай ук килүчеләрнең җирле гореф-гадәтләрне, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабул итәргә һәрвакытта да теләмәве әйтелә.

Әлеге канун үзгәрешләре өлгесен өйрәнгән "Газета" язуынча, Сенаторлар мигрантларны рус теленә югары уку йортларында чит ил студентлары өчен оештырылган үзәкләрдә (хәзер илдә 250-ләп шундый үзәк бар) яки килүчеләр тупланып яши торган урыннарда, мәсьәлән тулай торакларда өйрәтеп булыр иде дип исәпли.

Рус телен белү дәрәҗәсен ТРКИ (тест русский язык как иностранный) системасы нигезендә имтихан аша тикшерү тәкъдим ителә.

Бу системадагы 6 дәрәҗәнең иң беренчесен, иң җиңелен үтү зарур булачак. Ул дәрәҗә әңгәмәдәшнең әйткәннәрен аңлауны, кайбер таныш фразаларны әйтүне, үз-үзең белән таныштыруны, рәсмиләрнең ачык бирелгән гади сорауларына җавап бирүне күздә тота.

Бу дәрәҗәдә имтиханны үтү өчен мигрантлар кимендә 780 рус сүзе белергә, 250-300 сүзле таныш булмаган текстны укып күрсәтергә, 7 фразадан торган монолог сөйләргә һәм 7 җөмләдән торган текст язарга тиеш булачак.

Рус телен кимендә шул дәрәҗәдә белү турында таныклыкны читтән килүче Федераль миграция хезмәтенә вакытлы яшәү хокукы сорап мөрәҗәгать иткәндә күрсәтә ала. Визасыз мигрантлар эш рөхсәте алу өчен шундый таныклык күрсәтә алачак.

Торшин белән Слуцкер төзәтмәсе килүчеләрне рус теленнән имтихан бирергә мәҗбүр итми. Әмма тел белү таныклыгын күрсәткән мигрантка эш рөхсәте бер генә мөддәткә түгел (гадәттә 3 айдан 1 елга кадәр), ә шунда ук 2 мөддәткә биреләчәк.

Үз хезмәткәрләрен "мәдәни кысаларга кертү"гә акча бирергә тиешле эш белән тәэмин итүчеләр өчен дә кызыксындыру чаралары каралган. Алар Федераль миграция хезмәтенең җирле бүлегенә мигрант-хезмәткәрләрнең эш рөхсәтен озайту өчен бер кочак белешмә урынына аларның рус телен белүе турында таныклык һәм салым түләүләре турында квитанция гына бирә алачак.

Слуцкер әйтүенчә, бу канун өлгесе инде гомумән алганда Федераль миграция хезмәте белән дә, Думадагы "Бердәм Русия" төркеме җитәкчелеге белән дә килештерелгән.

Күченүчеләр оешмалары форумы җитәкчесе, хокук яклаучы Лидия Графова сенаторларның бу тәкъдимнәренең гамәли кулланылышына шик белдерә.

"Беренче карашка начар түгел кебек. Бү төзәтмә мигрантны интеграциягә этәрә. Әмма тел мөхитендә телне өйрәнү үзеннән-үзе була торган табигый күренеш. Әгәр дә аны рәсмиләштерсәләр ришвәтчелек өчен өстәмә мөмкинлекләр ачылачак," ди Графова.
XS
SM
MD
LG