Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Чыңгыз Айтматов урамы булырга мөмкин


Казан урамнарының берсенә күптән түгел вафат иткән күренекле язучы Чыңгыз Айтматов исеме бирелергә мөмкин.

Бу турыда Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев атнакичтә Казан Кирмәнендә Кыргызстанның Русиядәге илчесе Раимкул Аттакуров белән очрашуда әйтте.

Очрашуда катнашкан Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Когогин министрлык Казан белән Бишкәк арасында очышларның техник-икътисадый нигезен әзерләү мәсьәләләре белән шөгылләнә башлыячак диде.
XS
SM
MD
LG