Accessibility links

Кайнар хәбәр

Генерал Мәхмүт Гәрәевның яңа китабы чыкты


Генераллар Мәхмүт Гәрәев һәм Анатолий Куликов
Генераллар Мәхмүт Гәрәев һәм Анатолий Куликов

900 биттән торган «Хәрби-сәяси фронттагы сугыш» дип аталган, рус телендә нәшер ителгән китапны тәкъдим итү кичәсендә 150гә якын кеше бар иде.

Русия армиясенең Мәскәүдәге мәдәни үзәгендә армия генералы Мәхмүт Гәрәев әле яңа гына дөнья күргән китабын тәкъдим итте. Зур күләмле - 900 биттән торган «Хәрби-сәяси фронттагы сугыш» дип аталган һәм рус телендә нәшер ителгән китапны тәкъдим итү очрашуына күп санлы хәрби җитәкчеләр килгән иде. Алар арасында Анатолий Куликов, Владимир Лобов кебек армия генераллары һәм адмирал Иван Капитонец, татар милләтеннән булган генерал Рафаэль Тимошев һәм башкалар – барлыгы 150гә якын кеше бар иде.

Армия генералы, хәрби фәннәр докторы Мәхмүт Гәрәевның хәрби темага язылып соңгы елларда нәшер ителгән китаплары байтак кына. Мәскәүдә җитәкчесе Яхъя Гибадуллин булган «Инсан» нәшрияте, Мәхмүт Гәрәевның «Минем соңгы сугышым», «Әфган челләсе» һәм башка китапларын да нәшер иткән иде.

Соңгы китапларында армия генералы икенче бөтендөнья сугышы турында, шушы елларда барлыкка килгән, аның уйлавынча, дөрес булмаган фикерләргә каршы көрәшә. Шуңа күрә дә ул китабын «Хәрби-сәяси фронттагы сугыш» дип атаган. Очрашуны ачып җибәргән һәм алып барган генерал Анатолий Куликов болай диде:
“Сугыш турында дөрес булмаган сүзләр бик күп, хәтта безнең кайбер җитәкчеләр арасында да. "Әгәр дә без Бөек ватан сугышында җиңелгән булсак, бүгенге көндә бавар сырасы эчеп, алман сосискасы гына ашап ятар идек", дип әйтүчеләр бар".

"Әгәр дә без сугыш тарихы турында ялган фикерләрне өстен чыгарсак, беркайчан үз тарихыбыздан кирәкле тәҗрибә ала алмаячакбыз, буыннар арасындагы багланышлар да өзеләчәк", диде Анотолий Куликов.
"Сугышлар тәмам, ләкин тарихи дөреслек өчен көрәш дәвам итә. Ул, хәзер инде хәрби мәсьәләләр сәяси проблемага гына түгел, социаль проблемага да әверелеп бара. Мәсәлән, япон сугышында катнашкан ветераннарны, анда сугыш булмады дип, сугыш ветераннары рәтенә кертмәскә тырышалар. Бу дөрес караш түгел. Димәк аларның пенсияләре дә түбән дәрәҗәдә. Моңа каршы да көрәшергә кирәк диде", диде Мәхмүт Гәрәев үзенең чыгышында.
Безнең заман тарихы гына түгел, узган заман тарихлары да ялганга фальсификациягә дучар. Мәсәлән, «Куликово кыры», «Куликово сугышы» турында да фикерләр төрле. Шулай булуга карамастан, Русия тарихында ул сугыш татарлар өстеннән булган зур җиңү буларак билгеләнеп килә. Җитмәсә, Куликово кыры геройларына багышланган тарихи тыюлык җитәкчеләренә дәүләт бүләкләре дә тапшырыла. Без Мәхмүт Гәрәевтан, сез соңгы сугыш тарихындагы ялган белән көрәшкә алынгансыз, ә инде Куликово кыры турындагы ялган тарихны ничек аңлатырсыз, дип сорадык.
Мәхмүт Гәрәев сүзен башка татар телендә башласа да, соңынннан рус теленә күчте.
"Тарих галиме Покровский, тарих - ул үткәннәргә аударылган сәясәт, дип әйткән. Хәзер дә оялмыйча тарихны сәясәтләштерергә тырышалар. Ватикан язмалараннан ачыкланды бит инде. Мамай гаскәрләрендә татарлар, гомумән, булмаган диярлек. Анда генуяле, венициялеләр, нугайлардан торган ялланган гаскәр булган. Мамайның үзен дә Туктамыш, Алтын Урда тар-мар иткән. Ошыймы, ошамыймы тарих дөрес итеп яктыртылырга тиеш", диде генерал Мәхмүт Гәрәев.
Шулай итеп, үзенең 85 яше тулган көннәрдә армия генералы Мәхмүт Гәрәев, икенче бөтендөнья сугышы хакында ялган мәгълүматларны фаш итеп язган китабын тәкъдим итте. Очрашуда катнашкан хәрбиләр бу китап һәр хәрбинең өстәл китабы булырга тиеш, аны өстәп яңадан чыгарырга кирәк, дигән фикерләрне әйттеләр.
XS
SM
MD
LG