Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милициягә ярдәм кирәк


Русия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев коррупциягә каршы көрәш планы турында сөйләде. Ул җәмәгатьчелек ярдәменә өметләнә.

Аерым алганда, Рәшит Нургалиев министрлыкның Шура утырышында коррупциягә каршы көрәш дәүләт программасы әзерләнүе һәм аның ничек тормышка ашырылачагын аңлатты. Нургалиев әйтүенчә, көрәш өчен коррупциягә каршы кануннарны яңарту, икътисади һәм социаль өлкәдә коррупциягә этәргән сәбәпләрне бетерү, дәүләт контрактлары, тендерларны үтә күренмәле итү һәм гомүмән, җәмгыятьтә коррупциягә каршы әдәп кагыйдәләрен булдыру алымнары кулланылачагын әйтте. Министр фикеренчә, моның өчен беренче чиратта массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмаларның ярдәме кирәк. Ә коррупциягә каршы көрәш Дәүләт комитеты рәисе Кирилл Кабанов исә җәмәгатьчелек ярдәм итсен халык ул көрәшнең ничек барачагын төгәл күзалларга тиеш, ди.

“Коррупциягә каршы көрәш күптән бара. Анда кайбер губернаторлар фаш ителсә дә, күбрәк вак эшләр һәм җитәкчеләр белән ваклану сизелә. Шулай дәвам итсә халык моны чираттагы күз буя дип кабул итәчәк”, ди Кабанов.

Бүгенге көндә Русиядә урта һәм кече эшмәкәрлекнең үсеш ала алмавы да нәкъ коррупциягә бәйле дип билгеләнә. Чөнки төрле салым оешмалары, хокук саклаучыларның тикшерүләре нәтиҗәсендә эшмәкәрләр үз эшләрен ябарга мәҗбүр була. Ни дигәндә, һәрбересенә ришвәт бирмичә эшне дәвам итү мөмкин түгел.

Эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев утырышта бу хакта да әйтте. Ул хокук саклаучылар төрле милекчеләр эшендә катнашырга тиеш түгеллеген белдерде. Әмма Советлар берлеге заманында генераль прокуратура каршында тикшерү эшләре белән шөгыльләнгән Тельман Гдлян коррупциягә каршы көрәшнең уңай нәтиҗәсе булуына шикләнә.

“Барлык идәрә башыннан аягына кадәр коррупциягә чумган. Хәзерге кебек көрәш ысуллары инде элек тә булды. Без бер елдан соң көрәш нәтиҗәләре белән танышкач, эшнең урыныннан кузгалмаганын күрәчәкбез”, ди Гдлян.

Билгеле булганча, 2000 елның гыйнварында президент вазыйфасын башкарган Владимир Путин эчке эшләр министрлыгында ясаган чыгышында оешкан җинаятчелек һәм коррупциягә каршы көрәшне төп максат дип атады. Ә 2004 елда кабат президент булып сайлангач Путин бу мәсьәләне янә күтәреп, коррупциягә каршы шура төзеде. Хәзер шушы эшкә Медведев алынып карарга булды. Ул “коррупциягә каршы көрәш чаралары туында” фәрман имзалады.

“Көрәшне төрле юнәлештә алып барырга була. Әмма беренче чиратта моны җитәкчеләр үзләреннән башларга тиеш. Ягъни президентның керемнәре турында мәгълүмат үтәкүренмәле булганда гына, башкалар да шул юлны сайлаячак”, ди халыклар дуслыгы университетының Русияне өйрәнү үзәге җитәкчес Игорь Чубайс.

Медведев коррупция белән көрәшне яңа вазыйфалар, шуралар булдырудан башлады. Тиздән Русия эчке эшләр министрлыгында президентның коррупциягә каршы көрәш ярдәмчесе эшен башлар дип көтелә. Ул исә хокук саклау өлкәсендә генә түгел, ә барлык дәүләт оешмаларындагы коррупция проблемалары белән шөгыльләнер дип фаразлана. Ягъни коррупциядә катнаш дип шикләнелгән дәүләт эшлеклеләре исеме президентка җиткерелергә тиеш булачак.

Коррупциягә каршы көрәш ярдәмчесе итеп 52 яшьлек юстиция генерал-майоры Игорь Цоколов билгеләнүе бик ихимал дип яза “Независимая газета”. Ул хәзер эчке эшләр министрлыгы тикшерү комитетында халыкара икътисади җинаятьчелеккә каршы көрәш алып бара.

1990 елда Цоколов Golden ADA (Дәүләт фондыннан 140 млн долларлык алмаз урлау), Камчаткада краб үзләштерү төркеме җинаятьләрен ачыклаган иде. Шулай ук әле күптән түгел генә Русия пенсия фондынының коррупция эшен фаш итте һәм нәтиҗәдә фонд җитәкчесе Николай Крец эшеннән җибәрелде. Билгеле, бу күп кенә җитәкчеләргә ошап җитмәде һәм Цоколовның дошманнары аны министрлыктан җибәрү яклы иде. Ләкин ул Медведевка якын кешеләр ярдәмендә үз вазыйфасында сакланды. Менә хәзер эчке эшләр министрлыгы һәм ФСБга күпмедер бәйсезрәк булган бу кешене Медвдев үз ярдәмчесе итмәкче. Ул президентка чын хәлне ачып бирә алыр дип белдерелә.
XS
SM
MD
LG