Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:54

Татарстан җитәкчесе Путинга баш ими


Русиядә республикаларның президентлык вазифасы бетерелә дигән хәбәргә төрек мәгълүмат чаралары да игътибар итте.

www.dunyabulteni.net сәхифәсендә “Татарстан җитәкчесе Путинга баш ими” дигән баш исеме белән мәкалә чыкты. Бу турыда төрек интернет сәхифәләрендә тагын берничә хәбәр дөнья күрде. Әйтик, 9 июндә www.sondakika.com сәхифәсендә “Русиядә автоном җөмһүриятләрне үзәккә бәйләү карары” баш исеме белән Мәскәүнең яшерен дип исәпләнгән ниятен фаш иткән хәбәр чыкты.

14 июндә www.turkgundem.net та “Татарстан беренче мишен” дигән хәбәр чыкты. Шул ук хәбәр www.millethaber.com белән төрек учаклары генерал үзәге үзенең www.turkocagi.org.tr адресында да басылды.

Дөнья бюллитене интернет сәхифәсендә 18 июндә чыккан “Татарстан җитәкчесе Путинга баш ими” мәкаләсендә мондый анализлар ясалган:

Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев Русиядәге 89 төбәк җитәкчесенең Русия президенты тарафыннан билгеләнүенә каршы чыгып, Путиннан элеккеге чордагы кебек, алар җирле парламентлар тарафыннан сайланырга тиеш дигән карашны алга сөрде. Русия президентының үзе билгеләгән җирле лидерны ике мәртәбә кире каккан җирле парламентны тарату хокукына ия булуын да тәнкыйтләде. “Бу ялгыш. Чөнки бу мәҗлесләр халык тарафыннан сайлана һәм алар җирле хакимият органнары булып торалар. Русия федерация булып калса гына, демократик дәүләт була ала. Унитар Русия демократик була алмас”, дип өсти Шәймиев.

Шәймиев сүзләренә караганда, Русия нигездә унитар түгел. Моны булдырырга хыялланганнар Русиянең мәнфәгатьләренә хезмәт итмиләр. Зур Русия шовенизмы башка этник төркемнәр арасындагы расистик хәрәкәтләрдән кимрәк зыянлы түгел. Кай очракларда Петербург белән Мәскәүдә мәйданга килгән хәлләр безне куркыта. Бу бик начар бер ишарә. Мондый вакыйгаләр яхшыга илтмәс, ди Миңтимер Шәймиев. Шәймиев шушы сүзләре белән Идәнасты Иммиграциягә Каршылык Хәрәкәте кебек шовенистик Рус оешмаларының соңгы елларда зур шәһәрләрдә рус булмаганнарга карата һөҗүмнәренә дикъкатьне җәлеп итә.

Шәймиев рус праваслау мәдәниятен мәктәпләрдә мәҗбүри рәвештә укыту тырышлыгына карата да Шәймиев, дин иреклеге кешенең конституцион бер хакы. Татарларда “Кычытмаган урынны кашымагыз” дигән әйтем бар. Кашый башласагыз чыннан да бер нәрсә чыгар, дип кисәтә Татарстан президенты.

Русия сәяси күзәтүчеләре монда җирле парламентлар да, Дәүләт Думасы да, “Бердәм Русия” фиркасе тарафыннан контроль ителә һәм бу партия республикалардагы президентлык системасын тавышка куеп юкка чыгарырга планлаштыра дигән фикерне әйтәләр. “Газета” дип аталган рус газетасында чыккан хәбәрләргә караганда, Татарстанда президентлык вазифасы юкка чыгарылганнан соң, Русиянең башка республикаларында да шул ук хәл булачак.

«Коммерсант» газетасы исә, Медведевнең җирле җитәкчеләрнең халык тавышы белән сайлануына каршы булмавын, ләкин Кремльдәге исеме аталмаган югары дәрәҗәле бер шәхеснең “Бу мәсьәләләрнең җаваплылар тарафыннан дискуссиягә ачылуы мәгънәсез”, дип әйткән булуы турында хәбәр итә www.dunyabulteni.net сәхифәсе.

Татарстан һәм аның президенты төрек мәгълүмат чараларына ят түгел. Хәтта Төркиядә кайберәүләр, Татарстан бәйсез ил түгелмени, дигән сорау да биргәлиләр. Интернетның "Gооglе" эзләү сәхифәсендә Шәймиев исеме - 17 мең, Татарстан - 4 миллион 450 мең, “Yahoo”да Шәймиев - 83 мең, Татарстан - 6 миллион мәртәбә күрсәтелә. Димәк, Татарстан белән дөнья да санаша, әһәмият бирә.

XS
SM
MD
LG