Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 11:20

“Азатлык”ның 21 июньдә эфирга чыгачак “Кызган таба” тапшыруында Илгәрәй белән әңгәмә булачак.

“Шушы көннәрдә икенче альбомым дөнья күрде, “Кызган таба”да хәбәр итеп булмасмы?!“, дип “Азатлык”ның Казан бюросына Илназ Гәрәев килеп керде.

ИлГәрәй (Илназ Гәрәев) - яшь җырчы, татар эстрадасында 5 ел сәхнә тота. Аны кайберәүләр татарның “Руки вверх”ы диләр. Ләкин үзе ул моны кире кага:
“Беркемне дә кабатларга тырышмыйм, “МузТВ” тапшыруларын да карамыйм, чөнки аларның хәрәкәтләрен
Илназ Гәрәев - Илгәрәй
эләктереп алып, кабатлау куркынычы бар, үз-үзем булып калырга тырышам!”, ди чираттагы кунагыбыз Илгәрәй. Мәскәүдәге дуслардан яңа тәкъдимнәр дә килде, бәлки бик популяр да булып китәрмен әле, дип тә өстәде ул.
“Азатлык”ның 21 июньдә эфирга чыгачак “Кызган таба” тапшыруында Илгәрәй белән әңгәмәне тыңлап булачак. Шулай ук тапшыруда аның яңа җырлары яңгырар. Ирекле һәм ирексез җырчы нинди була, Илгәрәй шуларның кайсына керә, болар хакында “Кызган таба”ның чираттагы тапшыруында ишетә аласыз.

XS
SM
MD
LG