Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 19:46

Русия АКШ-Литва ракета калканы сөйләшүләре белән кызыксына


Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Русия АКШ белән Литва арасында ракета калканы сөйләшүләре баруы турында күбрәк мәгълумат алырга тели дип белдерде.

Лавров Русия үзенең партнерларыннан моның нәрсә аңлатуын һәм ни турыда сүз баруын сорады диде.

Лавров шулай ук АКШның ракета калканының бер өлешен Көнчыгыш Европада урнаштыру ниятенең Ираннан булган ракета куркынычына әллә ни бәйләнеше юк диде.

Литва саклану министры Юозас Олекас Вашингтон үзенең ракета калканының бер өлешен Польшада урнаштыру турында килешүгә ирешә алмаса аларны Литвада урнаштыру мөмкинлеге турында сөйләшүләр бара дигән хәбәрне кире какты.

XS
SM
MD
LG