Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 03:39

Русия эчке эшләр министрлыгы интернеттагы җинаятчелеккә каршы көрәшү өчен интернет сәхифәләрен киңкүләм мәгълумат чараларына тиңләргә тели.

Эчке эшләр министры урынбасары Николай Овчинников "Интернеттагы җинаятчелеккә каршы көрәшнең иң җиңел ысулы интернет сәхифәсен киңкүләм мәгълумат чарасы итеп тану булыр иде, хәзерге кануннарда электрон киңкүләм мәгълумат чарасы дигән төшенчә юк, бу исә канунны куллануда проблемалар чыгара" – ди.

Ул Думада "Киңкүләм мәгълумат чаралары канунына" берничә үзгәреш карала дип, аларның берсе электрон киңкүләм мәгълумат чараларын теркәүдә тәртип урнаштыру турында диде.

Овчинников Интернетның Русия өлешендә меньярымлап киңкүләм мәгълумат чарасы теркәлүен әйтеп, даими яңартылып торучы мәгълумат һәм аналитик язмалар бирүче сәхифәләрнең дистәләрчә мәртәбә күбрәк булуын әйтте.

Шул ук вакытта министр урынбасары Интернетта тәртип булдыру тырышлыкларын сүз ирегенә орыну буларак бәяләмәскә чакыра. Аның әйтүенчә моның максаты – интернетны канун бозмаучы кулланучыларга комачаулаучы тискәре язмалардан чистарту.

"Безгә интернетта тәртип, система урнаштыру макстатындагы кагыйдә-хокук базасын булдыру өчен бик зур эш башкарырга туры киләчәк," – диде Овчинников "Газета"га.

Башкарылган эшләргә килгәндә исә ул экстремистик материаллар таратучы 52 сәхифәнең ябылуын әйтеп үтә. Былтыр барлыгы шундый 263 сәхифә игътибарга алынган.

Министр урынбасары "экстремистик оешмаларның җитәкчеләре һәм идеологлары кешеләрнең, бигрәк тә балигъ булмаганнарның аңына тәэсир итү өчен интернетта өстәмә мөмкинлекләр табалар," - ди. – "Тере журналларда һәм форумнарда мигрантларга ачыктан-ачык нәфрәт белдерелә, аларны юк итәргә чакырулар, аларга каршы чаралар, кыйнаулар һәм үтерүләр турында мәгълуматлар, видеоязмалар чыга".

Министр урынбасары "мондый чыганакларны вакытында ябу экстремистик оешмаларның үз эшләрен координацияләү мөмкинлеген бетерер иде, бу исә аеручы зур чараларны булдырмый калу мөмкинлеге бирер иде," - ди.

Овчинников әйтүенчә, министрлыкның махсус бүлекләре интернетны даими күзәтеп утыра. Әгәр дә мәхкамә алар тапкан язмаларны экстремистик дип таныса, андый сәхифәләр ябыла. Шул ук мәгълуматлар тикшерү оешмаларына да җибәрелә һәм язма авторларына каршы җинаять эшләре кузгатыла.

XS
SM
MD
LG