Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:43

"Симбирский курьер"да "Сабантуй раздора" язмасы


Газетада татар арасындагы үзара “раздор” гына түгел, җирле автономия белән яшьләр оешмасы арасындагы капма-каршылык та борчылуга сәбәп булып тора.

Газетаның кереш сүзе генә дә мәсхәрә кебек яңгырый: “Күңелле татар бәйрәме “Сабантуй” тирәсендә быел интригалар һәм ярыйсы гына акчалата бонуслар аркасында чын сугыш кабынды”. Монысы – кереш сүздән генә. Ә хәзер язмадан өзекләр.

Сабантуйга багышланган киңәшмә 31майда узган иде. Анда губернатор Сергей Морозов бәйрәмгә әзерлек барышына канәгатьсезлек белдерде һәм тиешле программа әзерләргә бер атна вакыт биргән иде. Ләкин бәйрәм оештыруны үз өстенә алган Автономия рәисе Фәрит Әюпов сүзләре җыелганнарны сискәндереп җибәрде. “Монда тренер юк – “массажистлар” гына җыелгандай”, диде ул. Тренер дигәне – Казаннан махсус чакырылырга тиешле режиссер булып чыкты. Халык бәйрәмен шулай тамашага әйләндермәкчеләр икән аны оештыручылар.

Ә төбәк үсеше министры Виктор Корнеевның Сабантуй сметасын 3 миллион дип белдерүе тагын да ныграк аптыратты. Мәсәлән, өлкә хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Александр Большаков “Прграммада ни буласын да белмичә, ничек инде 3 миллион сорарга була?”, диде. Шулай да, бер уртак фикергә килделәр ул киңәшмәдә: Автоноия гомум Сабантуйны 28 июньдә уздыра, ә Яшьләр көне 29 июньдә - яшьләр Сабантуе булачак. Ләкин соңнан яшьләр Сабантуеның кирәк түгеллеге мәгълүм булды.

Моңа аптыраган Яшьләр оешмасы активистлары, барлыгы 11 кеше, “Симбирский курьер”га хат җиткергәннәр. Анда өлешчә болай диелгән: “Нигә соң Әюпов белән Корнеев яшьләрне Сабантуй янына якын китерүдән куркалар? Без бит бары тик милли бәйрәмне чын традицион рухта оештырырга гына теләгән идек. Элекке бәйрәмнәрдә яшүсмер егет-кызларның сыра белән мавыгуына чик куеп, бәйрәм рухы “шешә” белән пычранмасын өчен тырышабыз. Без 3 миллион акча сорап үзебезгә пиар-кампания оештырырга уйламаган идек. Безнең максат бары тик Сабантуйның милли йөзен кайтару һәм ныгыту гына иде.”

Әлбәттә, урыс газетасында татар җәмәгатьчелегенең үзара капма-каршылыгы турында уку - күңелле гамәл түгел. Тик хат авторларын аңларга тырышып карау да комачауламас кебек. Бигрәк тә 1 көнлек бәйрәм өчен 3 миллион рубль табып та, халкыбызның милли рухын тәрбияләүдә биниһая олуг әһәмияткә ия булган Кол Гали һәйкәленә 1 генә миллион да табылмавын, ничектер, аңлау кыен инде.

“Болгар яңарышы” оешмасы рәисе Шәүкәт Богданов шуңа аптырый. Казаннан бу максатка 1 миллион да 250 мең акча бирү турында хәбәр килгән иде дә, нигәдер, бернинди кирәге булмаган җимерек кинотеатр бинасын ремонтлауга 4 миллион акча килгән, ә һәйкәлгә дигәнен Шәүкәт Богдановка, Казаннарга махсус барып, тагын да юлларга туры килгән. Ә бер көнлек күңел ачу өчен 3 миллион тоту – үзе үк җинаять, ди хокук саклауылар оешмасы әгъзасы Мөнир Насыйров. Милли бәйрәмебез дә һаман шул ук акчага табыну шаукымын дәртләндерү өчен кулланыла, ди ул. Һәм иң начары – Сабантуй да кайберәүләр өчен шул ук акча куу чарасыдай килеп чыга.

Бу сүзләрдә хаклык та бар кебек. Мәсәлән, Сабантуй батырына машина бүләк итү шаукымы киң тарала бара. Һәм машинаның җирле батырга түгел – төрле җирләрдә машиналар “җыеп йөрүче” профессионалларга тапшырылуы да халык бәйрәмен халыктан ераклата бара. Һәр авыл-район-төбәкнең үз батыры булырга тиештер ич. Болай да милли йөзен югалта баручы Сабантуйны акча белән пычрату да гадәткә керде кебек инде. Югыйсә, узган гасырның 50 - 60нчы елларында да әле авыл Сабантуе батырына иң зур бүләк – тәкәгә өстәп бирелгән иң уңган киленнең гүзәл сөлгесе иде. Тәкәсен батыр шунда ук пешертеп, халыкка ашата иде, ә сөлге исә – кызлар мәхәббәтен яулау чарасы. Матди түгел – рухи азык. Ачлык елларындагы гадәт иде бу. Хәзер исә – акча, акча, акча гына күңел түрендә.

Һәм иң кыены - барлык татарны үз канаты астында тупларга тиешле Автономия җитәкчелегенең матди якны рухи халәттән өстен куярга омтылышлары аеруча борчу тудырырлык, ди Яшьләр оешмасы җитәкчесе Илдар Усманов.

XS
SM
MD
LG