Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алтынбаев төбәк башлыкларын сайлауга каршы


Федерация Шурасы әгъзалары ИТАР-ТАСС үткәргән фикер белешүдә төбәк башлыкларын сайлап кую тәртибен кире кайтаруга каршы булуларын белдерде.

Шураның федерация эшләре һәм төбәкләр сәясәте комитеты рәисе Рәфкать Алтынбаев "Хакимият оештыру системасын еш үзгәртергә ярамый," - диде. Алтынбаев төбәк башлыкларын Русия президенты билгеләү тәртибе үзенең яхшы булуын күрсәтте һәм әлегә яхшы эшли диде.

Элекке, төбәк башлыкларын сайлау системасы, Алтынбаев фикеренчә, "Русиянең бербөтенлегенә бертөрле куркыныч тудыра" һәм "җирле суверенитетлар парадына" мөмкинлекләр ача.

Төбәк башлыкларын сайлау тәртибенә заманында Ленинград өлкәсе губернаторы булган, БДБ эшләре комитеты рәисе Вадим Густов та каршы чыга.

Мондый сайлау системасына каршы булуларын җомга көнне Конституцион мәхкамә башлыгы Валерий Зорькин белән Дәүләт Думасы башлыгы, Бердәм Русия фиркасе вәкиле Борис Грызлов та белдерде.
XS
SM
MD
LG