Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда гыйлем алырга теләүчеләр арта


Быел Башкортстаннан Татарстандагы югары уку йортларына укырга керергә теләүче татар егетләре һәм кызлары саны бермә-бер арткан.

Бу хакта Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитетыннан белдерделәр. Башкортстан Татар милли-мәдәни мөхтәриятенең мәдәни мәсьәләләр комиссиясе вәкилләре Татарстанга укырга керергә барырга теләгән яшьләрнең исемлеген төзегән. Мәгариф мәсьәләләрен милләтпәрвәрләр һәрдаим тикшерүдә тота һәм тәгаен эшләр башкара.

Быел Башкортстан татар балалары рухи мәркәздә белем алырга теләк белдереп, алдан ук гаризалар бирә башлаган. Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты, “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы һәм Бәләбәйдәге данлыклы татар гимназиясе җитәкчеләре Татарстанда укырга теләүче балаларның аерым-аерым исемлекләрен әзерләп тапшырган.

“Нәтиҗәдә, Башкортстаннан җәмгысе илледән артык татар егетләре һәм кызларының быел Казанга һәм Татарстанның башка шәһәрләрендәге югары уку йортларына барып укырга теләк белдергәнлеге ачыкланды, ди “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кифая Фазлетдинова. - Хәзер инде якташ балаларның мөмкин кадәр күбрәгенең укырга керә алуын гына телисе кала. Мин оештырган төркемдә Казанга дистәдән артык бала бара”.

Быел Башкортстаннан Татарстанга укырга барырга теләүчеләрнең күпчелеге, нигездә, техник белгечлекләрне сайлаган булып чыкты.
XS
SM
MD
LG