Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселман хатын-кызлары оешмасы төзелерме?


Уфа дәүләт сәнгать академиясендә Башкортстан җирлегендә мөселман хатын-кызлары оешмасы төзелүгә 100 ел тулуга багышланган фәнни-гамәли конференция булып үтте.

Башкортстанның Гөлҗиһан Яһүдина рәислек иткән “Сәхипҗамал” исемле татар хатын-кызлары оешмасы, Гүзәл Ситдыйкова җитәкләгән Башкорт хатын-кызлары оешмасы һәм “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт Галләм хәзрәт берлектә оештырган бу җыен бик эчтәлекле булды.

Чыгышларның зур күпчелеге ислам динендә хатын-кызларның роленә һәм татар белән башкорт халыкларының данлыклы кызларына кагылышлы иде. Фәнни киңәшмәдә катнашучылар үзләре төпле өйрәнгән төрле темаларга чыгыш ясады.

“Сәхипҗамал” татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Гөлҗиһан Яһүдина, Башкорт хатын-кызлары оешмасы рәисе Гүзәл Ситдыйкова, танылган дин мөгаллимәсе Фатыйма Фаткуллина, Башкортстан дәүләт университетыннын танылган татар мөгаллимәсе Бәйнә Сәлимгәрәеваның чыгышлары аеруча зур кызыксыну уятты.

“Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләм һәм башка дин әһелләре үз чыгышларында исламда хатын-кыз ролен, халыкларыбыз тормышында хатын-кызның көнкүрештәге гадәт-тәртипләрен яктыртты. Җыенда катнашучылар Башкортстан мөселман хатын-кызлары оешмасын төзергә килеште. Соңыннан “Ихлас” мәчетенең “Иляһилар” төркеме мөнәҗәтләр белән чыгыш ясады.
XS
SM
MD
LG