Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 11:57

Курай хакимлеге башланды


Башкортстанның күрше Татарстан Республикасы белән чиктәш Октябрьский шәһәрендә курайда уйнаучыларның чираттагы төбәкара бәйгесе башланды.

Аны ачу тантаналарына Башкортстан мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгы вәкилләре дә барды. Ел да оештырылучы бу бәйгедә быел Башкортстан районнарыннан һәм Татарстаннан җәмгысе 200 гә якын кеше катнаша.

Курайда уйнаучыларның инде традициягә әверелгән бу ярышы быел да ике этапта үтә. Беренче өлештә бәйгечеләр ике көй башкарырга тиеш – берсе озын халык көе, икенчесе - кыска чыгыш. Бәйгенең икенче өлешендә дә ике көй башкарудан тыш, имтихан кебек бәйге дә була. Анда һәр катнашучы 50 халык көен белергә һәм аны башкара алырга тиеш. Нинди көй булуын бәйгечләр, имтихандагы кебек үк, билет алганнан соң гына белә.

Быелгы курай уйнаучылар бәйгесендә дә, һәр елдагыча, татар егетләре дә байтак катнаша. Татарстаннан да милләттәшләрнең байтак булуы әйтелде. Октябрьский шәһәренең үзендә дә соңгы берничә елда курайда уйнарга өйрәтү мәктәбе уңышлы эшләп килә.

Курай бәйгесенә йомгаклар 22 июньдә ясалачак һәм анда җиңүчеләр билгеләнәчәк. Гран-прига лаек булган талант иясенә җиңел автомобиль әзерләнгән. Гала-концертка үткән башка сәнгатькәрләр дә бүләксез калмаячак, дип ышандыра бәйгене оештыручылар.

XS
SM
MD
LG