Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 03:27

Сугышта хатын-кыз булу хәрби булудан куркынычрак


Әфганстан хатын-кызы баласын сакларга тырыша

Әфганстан хатын-кызы баласын сакларга тырыша

Сугышлар барганда яклаучысыз калган хатын-кызның хәрбиләр тарафыннан мыскыл ителүе дәвам итеп килде. БМО карары моны туктатырга чакыра.

Бу күренеш яңалык түгел. Бүгенге яңалык шунда ки – тарихта беренче тапкыр хатын-кызларның көчләнүе – сугышның бер күренеше итеп түгел, ә хәрби тактика буларак танылды. Моның нинди дә булса файдасы булырмы?

БМО Иминлек Шурасы җенси көч куллануга багышланган махсус утырышында кабул иткән резолюциядә көчләүне – сугыш коралы дип атады. Оешманың генераль секретаре Пан Ги-Мун хәрби чаралар узган кайбер илләрдә хатын-кызларга каршы булган көч куллану "сөйләп бетерә алмаслык күп һәм киң кырлы" булганын белдерде.

Утырышның бер өлешен АКШ дәүләт секретаре Кондолизза Райс алып барды:

"Бу идарә, сугыш барган җирдә җенси көч куллануның – иминлеккә зур зыян салуын белдерә. Җенси көч куллану хатын-кызларның сәламәтлегенә зур зыяан салган кебек төбәкнең икътисадый һәм социаль ныклыгын да какшата."

Резолюциядә сугышларда катнашкан хөкүмәтләргә җенси көч куллануны туктатырга кушылган, моның сугыш җинаятьләре яки геноцидка тиң булуы әйтелгән. Сугышкан тарафларны тыныч халыкны сакларга чакырылган.

Иминлек Шурасының кайбер әгъзаларының каршылыгына карамастан, ахыргы чиктә резолюция бер тавыштан кабул ителде. Русия башта бу утырышны җыюга каршы иде.

Дөньяда кеше хокуклары торышын күзәтүче Human Rights Watch оешмасы Шураның бу карарын – "тарихи" дип бәяләде.

Соңгы сугышларның берсендә, 90нчы елдагы Балкан сугышында хатын-кызларны көчләү – сугыш тактикаларның берсе иде. Утырышта Хорватия премьер-министры урынбасары Ядранка Косор чыгыш ясады:

"90нчы еллар башында булган террор вакытында Европа уртасында, Хорватия җирендә көчләү халыкны куркыту һәм мыскыл итү чарасы буларак кулланылды. Босния-Херцоговинада көчләү һәм җенси көч куллану – этник чистарту өчен кулланылды."

Бүген иң куркыныч сугышларның берсе Конгода бара. Илнең көнчыгышында тынычлык саклау гаскәрләрендә хезмәт иткән һәм көчләнгән кешеләрне күп күргән генерал-майор Патрик Каммэрт, җенси көч куллану корбаннары – кешелекне югалта, дип белдерде:

"Сугыш вакытында хатын-кыз булу – хәрби булудан күпкә куркынычрак," – диде генерал-майор.

Хатын-кызларны көчләүдә сугышта катнашучылар гына гаепләнми. Күп тапкырлар БМОның тынычлык саклаучылары да җенси көч куллануда гәепләнде. Резолюция бөтен тарафларны башка мондый хәлне булдырмаска һәм уяу булырга чакыра.

Гамәлдә бу ничек эшләр, хәрбиләрне кем контроль итәр – әлегә әйтүе кыен. Оешма башлыгы шура алдында бер елдан хисап тотачагын белдерде.

XS
SM
MD
LG