Accessibility links

Кайнар хәбәр

Марста боз табылган


Марс планетасында боз табылуы турында АКШның Аризона университеты галиме Питер Смит хәбәр итте. Марста табылган ак, ялтырый торган матдә чыннан да каткан су булып чыккан. Бу матдә “Фэникс” галәм аппараты ярдәмендә табылган иде. Кызыл планетага утырганнан бирле, “Фэникс” андагы җирне алып, тикшереп торган. Галимнәр, Марста туң җирләр катламында су булу мөмкинлеге турындагы фаразларын тикшерергә теләгән. Су булган очракта, Марста ниндидер тереклек бар дигән фикергә нигез булачак.
XS
SM
MD
LG