Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:43

“Яблоко” фиркасе яңарырга эзер


Мәскәү өлкәсендә үтә торган корылтайда фирканең башлыгы Григорий Явлинский, “Алма”чыларның җитәкчелекне яңарту һәм үзгәртеп корулар үткәрү мөмкинлеге хакында белдерде. “Азатлык” радиосы хәбәрчесе, Явлинскийның җитәкчелектән китүе һәм аның урынына фирканең Мәскәү бүлеге башлыгы Сергей Митрохинның килү ихтималлыгы да карала, дип сөйләде. Шулай ук җитәкче урынга фирканең Петербур бүлеге башлыгы Максим Резник та дәгьва итә. Фирканең хазерге җитәкчелектән аермалы буларак, Резник, “Алма”чыларның башка оппозицион хәрәкәтләр белән хезмәттәшлек итү мөмкинлеген яклап килә.

XS
SM
MD
LG