Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә хәтер һәм кайгы көне чаралары үттте


Бүген Русиядә кайгы һәм хәтер көне билгеләп үтелә. Нәкъ 67 ел элек, 1941 елның 22 июнендә Икенче Дөнья сугышы башланган булган. Ул сугышта үлгән 27 мең кеше истәлегенә бөтен ил буйлап мәтәм чаралары үтә.

Татарстаннан киткән 135 меңнән 40 меңләп кеше кире әйләнеп кайтмаган дип санала.
Казанда Җиңү Паркында, хәтер һәм кайгы көненә багышлап митинг үткән. Анда “Бердәм Русия” фиркасе вәкиле, Дәүләт Шурасы рәисе урынбасары Римма Ратникова чыгыш ясаган.

Мәскәүдә Русия президенты Дмитрий Медведев һәм хөкүмәт рәисе Владимир Путин Билгесез Солдат һәйкәленә чәчәк бәйләмнәрен салды. Бу көнне элекке СССР республикаларында, хәзерге БДБ илләрендә дә искә алалар.

XS
SM
MD
LG