Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 23:18

"Яблоко"ның яңа җитәкчесе - Сергей Митрохин


"Яблоко" фиркасенең яңа җитәкчесе итеп фирканең Мәскәү бүлеге башлыгы һәм Мәскәү шәһәр Думасы депутаты Сергей Митрохин сайланды. Элекке рәис Григорий Явлинский сайлауларда катнашмады һәм Митрохинга яклау белдерде. “Яблоко” фиркасенең Мәскәү өлкәсендә үткән корылтаенда, Митрохин өчен 125 делегатның 75 тавыш биргән. Калган ике нәмзәт фирканең Петербур һәм Карелия җирле бүлекләре җитәкчеләре Максим Резникка һәм Василий Поповка бик аз делегат яклау белдергән. Явлинский фиркане 15 ел буе җитәкләде.

XS
SM
MD
LG