Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һәм Беларусь президентлары сөйләшүләр үткәрде


Бүген Брестта Беларусь һәм Русия президентлары Александр Лукашенко һәм Дмитрий Медведев сөйләшүләр үткәрде. Дмитрий Медведев бүген Беларуськә рәсми сәфәр белән килде. Аның әйтүенә караганда, илләр арасында элекке килешүләрне дәвам иттерергә, шул исәптән Берлек төзү турындагы сөйләшүләрне үз көчендә калдырырга килешенгән. Уртак белдерүдә, икътисади хезмәттәшлекне базар шартларында үстерү турында әйтелә. Элегрәк Дмитрий Медведев Александр Лукашенко белән бергә, сугыш башланган көн уңаеннан Брестта үткән матәм чараларында катнашкан, ветераннар белән очрашкан.

XS
SM
MD
LG