Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:49

Фридом Һаус Русия, Казахстан, Азәрбәйҗанны тәнкыйтли


Кеше хокукларын яклаучы Фридом Һаус оешмасының бу атнада игълан ителәчәк хисабында дөньда энергия бәяләре арту белән Русия, Казахстан һәм Азәрбәйҗанда демократия кимеде диелә.

Хисапта әйтелгәнчә, нефть һәм газ бәяләре артудан зур табыш күрүче Русиядә дә, энергия чыганакларына бай калган 2 илдә дә шәхес хокуклары кимегән, сивиль җәмгыять көчсезләнгән, сайлауларны күзәтүчеләр өчен ябылган.

Оешма белдерүендә Русиянең элекке президенты Владимир Путин "авторитар капитализм" эксперименты үткәрде, матбугатны авызлыклады, мәхкамәләр бәйсезлегенә мөмкинлек калдырмады диде.

XS
SM
MD
LG