Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ватан"га хөкүмәт янында пикет үткәрү рөхсәт ителми


Мәскәү хакимиятләре "Ватан" фиркасенә татар-төрек лицейларын яклап хөкүмәт бинасы янында пикет үткәрүне рөхсәт итмәде.

"Ватан" фиркасе белдерүенчә, хакимиятләр пикет үткәреләсе урын тарихи мирас санала, шуңа күрә анда җәмәгатчелек чаралары үткәрергә ярамый дигән сылтау белән 25 июньдә анда пикет үткәрүне рөхсәт итмәгән һәм пикет өчен башка урын сайларга тәкъдим иткән.

"Ватан" фиркасе җитәкчесе Мөхәммәт Миначев инде башка урында, прокуратура бинасы янында пикет үткәрүгә рөхсәт сорап мөрәҗәгать иткәнлеген белдерде.

"Ватан" фиркасе элек хөкүмәт бинасы янындагы урында да төрле ризасызлык чаралары үтә иде дип, мөрәҗәгатнең кире кагылуын демократиянең кимүе чагылышы буларак бәяли.
XS
SM
MD
LG