Accessibility links

Саркози Израиль парламентында чыгыш ясады


Франция президенты Николя Саркози дүшәмбе көнне Израиль парламентында чыгыш ясап басып алынган җирләрдә яһүд төзелешләрен туктату фәлестиннәр белән солых килешүенә төп шартларның берсе диде.

Ул шулай ук дәвамлы солых өчен үзе яши ала торган фәлестин дәүләте төзү зарур диде.

Соңгы 12 ел чамасы вакыт эчендә беренче мәртәбә Израильгә Франция президенты килде.

Сәфәрнең максаты - соңгы арада яхшырган Франция-Израиль мөнәсәбәтләрен ныгыту.

Сишәмбе көнне Саркози Көнбатыш Ярда Фәлестин идарәсе президенты Мәхмүт Габбас белән очраша.
XS
SM
MD
LG