Accessibility links

Кайнар хәбәр

Наркоманнарны санау җиңел түгел


Татарстан җитәкчелеге наркоманнар санын белү юлларын эзли
Татарстан җитәкчелеге наркоманнар санын белү юлларын эзли

Казанда наркомания белән көрәшкә багышланган тагын бер җыелыш узды. Бу юлы ул “Төрмәләрдә ВИЧ, СПИД, наркомания белән авыручыларны дәвалау һәм профилактика чаралары” дип аталды.

Шушы көннәрдә Казан студенты Михаил Киндернең наркотикка тикшерү узмаган өчен имтиханга кертелмичә, егетнең мәхкәмәгә шикаять иткәне турында хәбәр иткән идек. Бу хәлгә күп кенә массакүләм мәгълүмат чаралары игътибар итеп, республикада наркомания белән көрәш өлкәсендә берникадәр тавыш та чыгарып алды. Дүшәмбедә Казанда наркомания белән көрәшкә багышланган тагын бер җыелыш узды. Бу юлы ул “Төрмәләрдә ВИЧ, СПИД, наркомания белән авыручыларны дәвалау һәм профилактика чаралары” дип аталган беренче һәр ел үткәрелүче конференция иде.

Җыелышта Казанның наркология диспансеры баш табибы Фәрит Фәттахов, наркомания белән көрәш өлкәсендә 2001 елда башланган эшләр бүгенге көндә үз нәтиҗәләрен күрсәтә, ди. Аның сүзләренчә, хәзер наркоманнарның саны ул елларга караганда 6 тапкырга кимегән. Шулай ук Фаттахов республикада наркоманнарны дәвалау урыннары, биредә күрсәтелгән хезмәтләр турында кыскача сөйләп чыкты. Бу конференциягә җыелганнар 3 көн дәвамында, кайбер андый дәвалау урыннары белән танышачак.

Баш табибның мәгълүматлары оптимистик характерда булса да, бирегә җыелганнарны барыбер дә республикада наркоманнарны дәвалап, аларның санын киметү мәсьәләсе борчый. Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев тә иминлек шурасы җыелышларында һәрвакыт бу афәт белән көрәшергә кирәклеген әйтә.

Билгеле булганча, агымдагы елның 29 апрелендә республиканың наркотикка каршы көрәш утырышында Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев барлык югары сыйныф укучылары һәм студентлар арасында наркотикка тикшерү уздыруны тәкъдим итте. Ул моны яшьләргә ярдәм итү максатыннан эшләнә дип аңлатты, әмма әлеге эш бу көннәрдә үзенең тискәре якларын да күрсәтте.

Әйтеп узганча, Казанның Туполев исемендәге техник университетта белем алучы, 2 курс студенты Михаил Киндер, бу гамәлне үзенең хокукы бозылуы дип санап, мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән. Аның сүзләренчә, уку йортларында студентларны бу тикшерүне узарга мәҗбүр иткәннәр.

Җәзаларның үтәлеше федераль хезмәтенең төрмәләрдәге тоткыннарның медицина халәтен тикшерү бүлеге җитәкчесе Рөстәм Йосыпов бу уңайдан “Азатлык”ка болай диде:

“Мин бу хәлдән хәбардәр. Моның яхшы һәм дә начар якларын әйтергә була. Беренчедән, Татарстан җитәкчелегенең наркоманиягә каршы күпкырлы көрәш алып барулары монысы яхшы. Әмма шулай да, миңа калса, бу чаралар берникадәр йомшаграк рәвештә башкарылырга тиеш. Чөнки барлык тикшерүләрнең дә нияте күпме генә яхшы булмасын, алар барыбер канун нигезендә алып барылырга тиеш. Биредә кеше хокукларын кимсетү ярамый.

Татарстан җитәкчелеге билгеле бер PR алымнар уйлап табып, яшьләргә, бу тикшерүне үтәргә кирәклеген аңлатып, аларны үз теләкләре белән тикшеренү үтәргә җәлеп итә алсалар, ул вакытта яхшы булыр иде”, ди Рөстәм Йосыпов.

Русия белән Белорусиядә төбәк вәкилчелегенең наркотиклар һәм җинаятьчелек белән идарә итү проекты җитәкчесе Элзи Якобсон да Казан студенты башкарган бу гамәл белән таныш һәм бу вакыйгаларга мондый мөнәсәбәт белдерде.

“Конституция буенча, наркоманмы ул түгелме, һәркемнең югары белем алырга хокукы бар. Шуңа күрә тикшерү узмаган өчен зачеткаларга билге куймыйча, студентны белем алуда чикләү, бу әлбәттә, кеше хокукларын бозу. Уку йортларында мондый тикшерү тестларын үткәрүгә килгәндә, дөньяда мондый тәҗрибә бар. Әмма иң мөһиме белергә кирәк. Без наркоманнарны табып, аларның хокукларын чикләү өченме, әллә аларны табып дәвалау өченме тикшерүләр үткәрәбез? Миңа калса, беренче чиратта шушы сорауга җавап табырга кирәк”, ди Элзи Якобсон.

Әлеге конференциягә республика белгечләреннән бигрәк, Мәскәү һәм чит илдә килүчеләр саны күп иде. Билгеле, чит илләрдә кеше хокуклары, демократия дигән төшенчәләр киңрәк таралган. Шуңа да, монда җыелганнар бер тавыш белән иң мөһиме кеше хокуклары диде. Асылда Совет чоры тәрбиясе алган галимнәр, Татарстандагы кайбер җитәкчеләр исә, беренче урында наркомания белән көрәшүне куя. Бу көрәш ничек башкарыла, мөһим түгел, нәтиҗәдә наркоманнарның саны гына кимесен.

Кайбер белгечләрдән, шундый фикерләр дә ишетергә туры килде. Ни өчен машина йөртү хокукын алырга укып йөргәндә, праваны накокотикларга тикшеренү үткән кешеләргә генә бирәләр, ә югары уку йортында һәркем укый ала. Алар фикеренчә, укырга кергәндә дә, наркотик куллануга карата тикшерү үтәргә кирәк. Наркоман икән укытмаска. Бары тик шулай гына яхшы нәтиҗәгә ирешеп була, ди алар.

Әмма демократиягә йөз тотучы Татарстанда мондый тәртипнең кертелү мөмкинлеге бик аз. Ни бары бер генә студент үз хокукларын яклап, шундый шау-шу күтәргән икән, димәк җитәкчелеккә киләчәктә чыннан да наркомания белән көрәшнең яңа ысулларын уйларга кирәк.
XS
SM
MD
LG