Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:30

Русия, Казакъстан һәм Азәрбайҗан хакимиятләре илнең табигый байлыкларыннан файдаланып көчне үз кулларына туплый.

Фридом Һаус (ФҺ) оешмасы, коммунизм беткәнгә 20 еллап вакыт узган, Европа әле дә тулысынча "ирекле түгел" дигән нәтиҗәгә килгән. Яңа хисап "Күчеш чоры илләре" дип атала һәм элекке коммунистик илләрдә барган соңгы тәрәккыятьләргә күзәтү ясый.

ФҺ хисабында, Русия нефть һәм газдан файданы ни кадәр күбрәк күргән саен, илдә демократия шул кадәр кысыла бара, диелгән. Кремль алып барган сәясәткә "авторитар капитализм" исеме бирелгән.

Илдә дәүләт, сәнәгать башлыклары һәм иминлек көчләреннән торган "Тимер Өчпочмак" төзелгән. Бу "өчпочмак" бөтен сәяси процессларны, сәяси көндәшләрне һәм мәгълүмат чараларын үз контролендә тота.

Дәүләт һәм дәүләт карамагында булган ширкәтләр ярдәмендә Владимир Путин президент вазифасыннан китеп тә хакимиятне үз кулында саклап кала алды. Әмма бөтен көчнең бер кулда туплануы тәрәккыятне нигезле һәм дәвамлы итә алмый, шуңа күрә бер карашка тотрыклы дип күренгән җәмгыятьнең нигезе тотрыксыз булырга мөмкин, диелгән хисапта.

Авторитар хакимият Русиянең тышкы сәясәтенә дә йогынты ясый. Соңгы күренешләрнең берсе – Абхазия белән араларны якынайту юлы белән Грузиягә басым ясау, Европа Берлеге әгъзасы булган Эстониягә интернет һөҗүмнәре оештыру, диелгән хисапта.

Төбәктәге кайбер илләр Русиядән сабак ала

Шундый ук хәлләр Казакъстан һәм Азәрбайҗанда күзәтелә.

"Төбәкнең ягулыкка иң бай өч иле ачык җәмгыять һәм үтәкүренмәле сәясәт өлкәләрендә иң түбән бәя алды," - диде оешма белгече Кристофер Уокер.

Ягулык байлыгы – демократияне кысу сәбәбе түгел, ул аны кысу чарасы, ди белгечләр. Борчылу уятканы шул – мондый илләр берләшә, көнбатышка каршы аерым бер көчкә әйләнә. Соңгы мисалларның берсе – Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасына яла ягу һәм һөҗүмнәр. Узган ел авторитар җитәкчеләр оешманың киләсе рәисе итеп Казакъстанны сайлауга иреште. Шулай итеп соңгы 20 елда беренче тапкыр Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасында демократик булмаган бер ил рәислек итәчәк.

ФҺ оешмасы бу хисабында шулай ук элек булган өметләрнең акланмаганын танырга мәҗбүр булды.

"Быелгы ачышларның берсе шул булды – элегерәк без озын мөддәтле демократия төзелер дип көткән һәм өметле күренгән илләр хәзер сорау астында калды," диде оешма белгече Уокер.

ФҺ оешмасының тулы хисабы сишәмбе көнне дөнья күрә.

XS
SM
MD
LG