Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 13:45

Әфганстанда интихарчы 5 кешене үтерде


Әфганстанның көнбатышында халыкара көчләр кизүе янында интихарчы машинада бомба шартлатып 5 әфганны үтерде, 10-ны яралады. Корбаннарның барысы да тыныч халыктан.

Рәсмиләр әйтүенчә, һөҗүм Һират виләятенең Шинданд районында булган. Чит ил хәрбиләренә зарар булу-булмавы әлегә билгесез.

Талибан сүзчесе ул һөҗүмдә берничә хәрби һәлак булды дип белдерә.

XS
SM
MD
LG