Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә Татарстанны яшьләр таныта


Шушы көннәрдә Уртадиңгез буендагы Анталияда халыкара радиохезмәткәрләр очрашуы булса, Төркиянең Карадиңгез буенда урнашкан Орду каласында яшь тамашачы театрлары халыкара фестивале булып узды.

Быелгы фестивальдә Татарстан әлегә кунак буларак кына катнашты. Казан яшь тамашачылар театры баш режиссоры Ренат Әюпов Татарстанның киләсе елдагы фестивалгә спектаклен дә тәкъдим итә алачагына ышана:

“Бу фестиваль Орду шәһәрендә инде дүртенче ел бара икән. Бу шәһәрдә элек наркомания проблемасы булган. Менә шуларны бетерү өчен шәһәр хакимияте чара уйлап тапкан. Бу чара буларак, әлбәттә, сәнгать аркылы балаларга тәэсир ясау нигезендә менә шушындый фестиваль оештырганнар.

Ике ай элек әлеге фестивальгә үзебезнең иң матур спектакльләребезнең язмасын җибәрдек. Балалар өчен бик күп спектакльләр сәхнәгә куябыз. Максатыбыз - классик яки проза әсәрләре үрнәгендә балаларга тәрбия бирү. Бу Муса Җәлил әсәрләре, Габдулла Тукайның “Шүрәле”, “Су анасы”, “Печән базары” спектакльләре, Гаяз Исхакыйның “Остазбикә”, “Сөннәтче бабай”, “Кәләпүшче кыз” спектакльләре. Әлеге спектакльләр аша без балаларга нинди тарафта булырга тиешлеге фикерен тәкъдим итәбез. Киләсе елда, әлбәттә, безнең бик зур теләгебез янәдән менә шушы Орду шәһәрендә спектаклебезне күрсәтү.”

Халыкара театр фестивале белән танышу өчен Орду каласына кунак буларак чакырылган Казан яшь тамашачылар театры баш режиссоры Ренат Әюпов белән бергә театрның әйдәп баручы артисты Марсел Мәхмутовның да Төркиянең Карадиңгез буенда төрек театр сәнгате һәм шулай ук фестивальдә катнашкан башка ил сәнгатчеләре белән танышу мөмкинлеге булды. Марсел әфәнде, әлеге фестиваль демократик рухта уза, дип белдерде:

“Демократик фестиваль. Ни дисәк тә барысы да балалар өчен. Барысы да сәнгати яктан уйланылган, барысы да камил, минемчә. Төрле актерларның уеннарын карыйсың, аларны күзәтәсең һәм үзеңнең иҗатыңны бәялисең. Италия артистлары һәм Русиядән килгән калмыклар белән бик күп аралашабыз. Сөйләшергә сүзләр бик күп, чөнки тема бер - ул иҗат, театр, сәнгать.”

Орду каласында театр вәкилләре, үзара танышып, үз осталыкларын һәм тәҗрибәләрен күрсәткән булса, Төркия башкаласында исә фән эшлеклеләре гыйльми мәгълүматлары, белемнәре белән уртаклашты. Анкарада үткәрелгән II Төркият тикшеренүләре симпозиумы төрки дөньяның мәшһүр уртак галиме Мәхмүт Кашгарлы һәм аның дәверенә багышланды. Татарстаннан өч кеше катнашты: танылган галим Мирфатих Зәкиев белән бергә яшь галимәләр Гүзәлия Хаҗиева һәм Зөбәйдә Биктаһирова. Зөбәйдә туташ халыкара конференцияләргә инде ияләшә башлаган булса (Акшәһәр каласында уздырылган Хуҗа Нәсретдин җыйылышында да катнашкан иде), Гүзәлия туташ Төркиядә үткәрелгән фәнни җыенда әле беренче тапкыр кына катнаша. Гүзәлия Хаҗиева тәэсирләре белән уртаклаша:

“Төрек дөньясы галимнәре белән без, әлбәттә, китаплар аша, аларның хезмәтләре аша танышып белешә идек. Бүген инде турыдан-туры үзләре белән танышу мөмкинлеге булды. Бу безнең өчен зур форсат инде. Менә шушы фикер алышу, бигрәк тә фән дөньясындагы фикер алышуы форсатына ия булдык шушы симпозиумда катнашып.
Симпозиум бик ошады. Төрки телләрдә ир-ат исемнәре һәм аларда типологик берлек. Табигать куллты белән бәйле исемнәрнең ничек итеп Мәхмүт Кашгарлы сүзлегендә чагылышын тикшердем. Табигать культы белән бәйле исемнәр бик күп һәм алар безнең төрки халыкларның уртак хәзинәсе булып тора. Бүгенге көндә дә кулланылыш табалар һәм алар инде бүгенге көндә турыдан-туры культ белән бәйле түгел, мәсәлән, ай, кояш культы белән бәйле түгел, ә бары тик мотив булып кына киләләр. Мәсәлән, ай кебек матур, яисә кояш кебек матур кебек мотив рәвешендә киләләр.”

Халыкара фәнни җыеыннарда катнашу тәҗрибәсенә ия булган танылган галим Мирфатих Зәкиев исә, яшь галимнәрнең дә халыкара фән даирәләрендә таныла башлауның бик уңай һәм мөһим вакыйга булуына басым ясап, үзенең фикерләрен һәм киңәшләрен дә җиткерә:

“Мин инде Төркиядә 1972 елдан бирле килеп докладлар сөйләп йөрим. Галимнәрнең күбесе таный, беләләр. Мин дә аларны беләм. Уртак фикердәге галимнәр бар һәм уртак фикердә булмаганнары бар. Яшьләр әле традицион юнәлештә иске китапларны укып, түрекләрне дөньяга Урал тауларыннан гына, Алтай тауларыннан гына соңыннан гына таралган дип ышанып йөриләр. Киләчәктә, бәлки, әле түрекләрне без дә киң Аурупа халыклары кебек борынгы халыклар, дип әйтә алырбыз. Төркиләрнең бик борынгы чорлары турында доклад сөйләдем. Төркиләрне традицион тарих фәнендә безнең эрадан соң VI, VII, VIII йөзләрдә формалашып соңыннан гына җир шарына, Евразиягә таралган, дип язып киләләр. Түрк сүзе шулай таралган, ләкин түрк сүзенә кадәр түркләрнең башка исемнәре булган. Менә шул исемнәрдән чыгып мин түркләрнең хәзер кайда яшәсәләр, дүрт мең еллар элек шушында яшәгәннәр дип, исбатларга тырыштым.”

Төркиядә үткәрелүче халыкара җыйеннар моннан ары өлкән буын вәкилләре белән яшь варисларның очрашып, фикер алышуларына да мөмкинлек бирә.
XS
SM
MD
LG