Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:42

Саранскида Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты бюросының утырышы уздырылуын белгәч, Мордовия татарлары, Татарстаннан безнең яклаучылар килә, дип шатланды.

Соңгы ике ел эчендә Мордовия татарларыннан төрле инстанцияларга, шулар арасында Русия президентлары Путинга һәм Медведевка, Татарстан президенты Шәймиевкә дистәләгән хатлар язылды. Бу хатларда күтәрелгән мәсьәләләр арасында Мордовия татарларының конституцион хокуклары бозылуы турында да язылган. Мәсәлән, Мордовиядә бер татар баласының да үз туган телендә белем алырга мөмкинлеге юк, чөнки бер мәктәптә дә укыту процессы татар телендә бармый.

58 татар авылында 22 мәктәп эшли, шуларның күбесендә татар теле һәм әдәбияты предмет буларак укытыла, атнасына 2 сәгатьтән 5 сәгатькә кадәр, димәк, татар балалары үз туган телләрен чит ил телләре күләмендә генә өйрәнә булып чыга. Ә берничә мәктәптә ул да юк – монда татар теле факультатив кына, яисә бөтенләй укытылмый. Шулай ук бу хатларда Мордовия хакимиятләрен татарларны дәүләт органнарына эшкә алуда, югары уку йортларына керүдә дискриминацияга дучар итүдә гаеплиләр. Татар авылларында мәктәпләр иске булуы, яңа мәктәпләр төзелмәве, шулай ук авылларда юллар булмавы да күрсәтелә.

Башта 17-18 февральга диеп, аннан 17-18 мартка, ниһаять, соңрак 4 июньдә Саранскида Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты бюросының утырышы уздырылуын белгәч, Мордовия татарлары, Татарстаннан безнең яклаучылар килә, дип бик шатланды.

Утырыш узды, татарлар файдасына резолюциялар кабул ителде, әмма алар үтәлерме, монсы әлегә ачык түгел. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров “Азатлык” радиосы хәбәрчесе сорауларына җавап бирә.

– Ринат әфәнде, сез Мордовияда, Саранскида Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының утырышын үткәрдегез. Нинди максат белән бу утырыш монда үткәрелде һәм ул максатларга ирешә алдыгызмы?

– Бу, беренче чиратта, татар телен торгызу мәсьәләләренә багышланган һәм шушы мәсьәлә Мордовияда ничек хәл ителүе турында сөйләшүгә җыелдык. Хөкүмәт даирәләре ягыннан биш министры һәм республиканың премьер-министр урынбасары катнашты. Шуның белән бергә төрле дәүләт даирәләрендә, төрле эшмәкәрләр булып саналучы татар милләтеннән булган шәхесләр катнашты. Бу сөйләшүнең эчтәлеге белән мин канәгать. Булган проблемаларны яшермичә, бер кемнән дә тартынып тормыйча хөкүмәт даирәләре үзләренең мөмкинлекләрен ачтылар, ә безнең милли оешмаларда эшләүче кешеләр бу процесста үзләренең урыннарын билгеләделәр.

Киләчәктә милләтебезнең саклау өчен бөтен нәрсә дә мөһим. Әгәр дә татар авылы бетсә, милләт булмый. Ул инде көн кебек ачык, милләтнең саклануы авыллардан тора бүгенге көндә. Менә шушы Мордовия җирлегендә зур татар авылларында җитешсезлекләр дә күп әле. Менә шул Азюрка авылын гына алыйк. Аның мәктәбенең бөтенләй артка калуы турында инде күп тапкырлар әйтелде. Аның җитәкчелеге дә бер тиенгә дә ярамый, чөнки шушы мәктәпне, искергән булса да, аны матур итеп буяр өчен әллә нәрсә кирәкми. Шушы искергән мәктәпне бүген өч мең ярым кеше яши торган Азюрка авылына көн таләпләренә җавап бирә дип берничек тә әйтеп булмый. Йөзгә якын бала шушы авыл мәктәбенә сыймаганга күрә, унсигез-егерме километр ераклыктагы район үзәгенә барып укырга мәҗбүрләр.

Инде мәктәп яшенә кадәрге өч йөз бала бүген балалар бакчасыннан башка шушы авылда яшәргә мәҗбүр. Ата-аналар эшкә бармыйча шушы балаларны карарга мәҗбүр. Бу хәл ителә торган әйберләр, хәл ителмәслек чара түгел. Хөкүмәт белән берлектә шушында эшләүче эшмәкәрләргә дә мөрәҗәгать иттек, үзләреннән ниндидер инициатива булса гына бүгенге көндә мәсьәлә тизрәк хәл ителәчәк. Аякка баскан шәхси хуҗалыкларга мин шуны әйтер идем, үз балаларының киләчәге турында кайгырту аларның да җаваплылыгы, алар да хөкүмәттән генә көтеп ятсалар, хөкүмәтнең тишек-пошыклары җитәрлек, аны бөтенесен дә җиткерү өчен еллар үтә. Бу балаларның гомере үтеп тә китә, уку дәвере озак түгел.

Шуңа күрә, бүгенге көндә шуны хәл итәр өчен бөтенесенә бергә, берләшеп, кулга кул тотышып, хөкүмәтнең ярдәмен алып шушы проблемаларны хәл итәргә кирәк. Мин ышанам, Мордовия җирендә безнең милләттәшләребез әлегә хәтле ничек татар дөньясына талантлар биреп яшәрлек милләт булган, киләчәктә дә шулай булыр. Чөнки милләтебезнең талантлы яшьләре бүген дә үсеп тора, аларга инде Татарстан ВУЗларында да укырга мөмкинлек бар. Ата-аналарга мин мөрәҗәгать итәм, үз балаларыгызны үз телегездә укытырга һәм тәрбияләргә телисез икән, беренче чиратта үзегезнең гаиләдә татарча сөйләшегез, бу иң мөһим чараларның берсе. Шулай башланса гына, без бөтен куйган бурычларыбызга ирешербез, милләтебез дә сакланыр, Мордовия белән Татарстан арасында элемтәләр тагын да ныгыр дип уйлыйм.

– Ринат әфәнде, узган март аенда сез монда килгән идегез, авыллар буенча йөрдегез һәм хәзер дә бүген монда утырыш вакытында да сез күтәргән иң мөһим сорауларның берсе – татар авылларындагы мәктәпләрдә башлангыч мәктәптә татар телендә укыту.

– Әйе, бу бик зур проблема бүгенге көндә. Русия буенча республикалардагы милли компонентны Дәүләт думасы алып ташлады һәм бүгенге көндә мәктәпләрдә милләтләрнең телләрен дә һәм аларның республикаларның тарихларын да укытырга мөмкинлек бик чикләнде. Мәсәлән, безгә Татарстанга киләсе уку елыннан яңа программа җибәргәннәр, «Дәүләт стандартлары» дигән шигарь астында. Шушы дәүләт структурасының мөнәсәбәте безне шаккаттырды – атнага ике сәгать бирелгән шушы милли компонентка. Син шунда татар телеңне дә укыт, син шунда Татарстанның тарихын да укыт, син шунда милли гореф-гадәтләреңне дә укыт, татарның тарихын да укыт.

Ә без татар телен һәм әдәбиятын атнасына биш сәгать укыта идек. Шуңа күрә дә бу безнең әле бөтен милли республикалар, милләтләрнең бергәләшеп хәл итәсе проблемасы. Дәүләт думасы бу законга яңадан әйләнеп кайтырга тиеш һәм бу мәсьәләне болай гына бернәрсә дә булмады дип тыныч кына узып китеп булмаячак. Өметләнмәсен беркем дә. Бу мәсьәлә безнең өчен яшәү өчен тартышу кебек. Шуның өчен без үзебезнең мәнфәгатьләребезне кайгыртып бу мәсьәләдә ниндидер килешүгә һәм чигенүләргә бармаячакбыз. Ә инде Мордовия татар авылларындагы мәктәпләрдә татар телен укыту мәсьәләсендә, без утырыш вакытында әйттек, без булган мәктәпләрнең кайберләрендә ике генә сәгать, чит тел укыткан кебек кенә укытуга күчкәннәр. Бу безне берничек тә канәгатьләндерми. Без боларны барсын да карап, тикшереп торачакбыз.

– Ринат әфәнде, табигать белеме, арифметикалар башлангыч мәктәптә татар телендә укытылу, шул нәрсә бездә булалырмы? Моны булдыра алырбызмы без Мордовияда?

– Мин бу мәсьәләгә болай дип карыйм, әгәр дә тиешле дәрәҗәдә укытырлык белгечләр, укытучылар бар икән, моны эшләргә кирәк, укытырга кирәк. Әгәр дә юк икән, аны бүген көчәнеп кенә үзеннән-үзе кертеп булмый. Аның милли мохитның булуы шушы физика, математикаларны татарча укытудан гына килми. Милли мохитның булуы, беренче чиратта гаиләдәге традициялардан, икенче чиратта шул мәктәптәге милли мәсьәләрнең куелышыннан килә. Ул фәннәрне инглиз телендә укытып та, рус телендә укытып та, милли мохитны тудырырга мөмкин.

Аның юллары бик күп төрле, әгәр дә кешенең үзенең күңелендә булса. Әгәр дә инде үзе шулай мәсьәләне аңламый икән, ул мәктәп директоры шул мәсьәләләрне белми икән, аның эченә керми икән, шушы фәннәрне барысын да татарча укыткан дәрәҗәдә дә, син татар балалары тәрбияләп чыгаралмаска мөмкин. Бу рухлары көчле булган шәхесләрнең шушы мәктәп коллективында булуыннан тора, булуы-булмавыннан. Әгәр дә ул бар икән, милли рух барлыкка килә һәм тәрбиясе дә булачак, татар теле белән татар әдәбиятын укытып кына да, тиешле дәрәҗәдә, милли рухлы балалар тәрбияләп чыгарып була.

Ә инде рухы булмаган мәктәптә, әгәр ишегеннән килеп керүгә бер татар сүзе күрмәсәң стеналарда, шушы балаларның атнага ике сәгать татар телен укуына бик шундый ниндидер салкынлык белән «ике сәгать укыйлар безнең балалар» дип кенә әйтеп, шуңа бернинди дә үзенең шәхси мөнәсәбәтен белдермәгән укытучылар белән, әлбәттә, бер нәрсә дә эшләп булмый. Бу барыбызга да ачык, атнага ике сәгать татар теле әдәбияты белән балаларның телен дә, мохитен дә саклап булмый.

Алар икенче мохиткә күчә, икенче мәдәниятка күчә, ләкин шул ике арада буталып калачаклар, мин шулай дип уйлыйм. Ул ике арада буталып калган балаларның киләчәктә яшәү рәвеше дә үзенекен ала алмый. Безнең милләтебезнең бик матур традициялары, бик матур йолалары, бик матур борын-борыннан килгән гадәтләре бар. Шуларны торгызганда гына, шулар белән яшәгәндә генә кеше тулы канлы милли тормыш белән яши ала.

XS
SM
MD
LG