Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 04:00

Иран Европа Берлегенең яңа чикләүләренә мөнәсәбәт белдерә


Иран тышкы эшләр министрлыгы Европа Берлегенең Ираннан уран баетуны туктатуны таләп итеп яңа чикләүләр кертүе мантыйксыз дип белдерде.

Шул ук вакытта министрлык сүзчесе Мөхәммәт Али Хөсәйни Европа Берлеге белән Иран киләчәк сөйләшүләргә нигез була алырдай уртак максатларга ия дип белдерде.

Дүшәмбе көнне килешенгән яңа чикләүләр Көнбатыш белән уран баету програмы турында сөйләшүләр зарурлыгына басым ясый.

Көнбатыш илләре Тәһран уран баетып атом коралы ясарга тели дип борчыла. Иран моны кире кага.

XS
SM
MD
LG