Accessibility links

Кайнар хәбәр

2013 елга компьютер куллану 2 мәртәбә артачак


Кушма Штатлардагы Гартнер тикшеренү үзәге игълан иткән яңа хисапка караганда, 2013 елга дөньяда кулланылучы компьютерлар саны 2 мәртәбә артып 2 миллиардка җитәчәк.

Хисапта хәзер компьютерлар саны ел саен 12 процентка арта бара диелә.

Төп үсеш әлегә зур арту кичермәгән илләргә туры килә.

Әлегә дөньяның бары 15 процент өлеше генә, шул исәптән Япония, АКШ һәм Көнбатыш Европа компьютерлар киң кулланылган җәмгыяттә яши.
XS
SM
MD
LG