Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сербиядә Европа яклы хөкүмәт булачак


Сербиянең сәяси көчләре коалиция төзү турында килеште. Коалицияне көнбатыш яклы демократик партия җитәклиячәк.

Майда узган сайлаудан соң барлыкка килгән сәяси упкынны тарайту шулай итеп ай ярым вакыт алды. Әмма ахыргы чиктә килешүне депутатларның күпчелеге яклады, карар дүшәмбе кич игълан ителде.

"Тавыш бирүдә социалист фиркасенең 258 әгъзасе катнашты, Тадич коалициясенә кушылуга аларның 11ре генә каршы чыкты. Бу авыр карар булды, әмма бу – вакыт таләбе иде. Уртак фикердә булмаган көчләр белән хезмәттәшлек итергә теләмим дип әйтү җиңел. Әмма без Тадич фиркасе белән бергә булуны инде 2004 елда ук хәл иткән идек," - диде Социалист партиясе рәисе Ивика Дацич.

Тадич көчләре 11 май сайлавында тавышларның күпчелеген алды, әмма 250 кешелек парламентта күпчелекне ала алмады.

Бу сайлауда икенче һәм өченче килгән милләтче радикаллар һәм вазифасыннан китүче премьер-министр Воислав Коштуницаның партиясе Брюссель сәясәтенә каршы берләшер дигән фаразлар туды. Ягъни Европа Берлегенең Косовоның бәйсезлен яклавына каршы чыгып күбрәк Русия яклы сәясәт алып бару ихтималы турында сүз барды.

Европа Берлегенең киңәю комиссионеры Олли Рен килешү турында президент Борис Тадичтан рәсми белдерү көтә, әмма хәзердән үк Рен, Сербиянең Европа юлыннан барачагына өмет белдерде.

Тадичның социалистлар белән ничек эшлиячәген, аларга ниләр тәкъдим итәчәген әле әйтү кыен. Кайчандыр Слободан Милошевич җитәкләгән бу көчләр хәзер күләгәдә кала. Белградта яшәұче сәясәт белгече Вук Станкович, Азатлык радиосына, Тадичка да бу килешүгә барганда үзенең кайбер сәяси карашларыннан баш тартырга туры килде, диде.

Станкович: бу килешү - замана таләбе
"Социалистларны радикаллар белән берләшүдән тотып калу өчен аларга ил күләмендә ташламалар ясарга туры килде. Тадичның мөнәсәбәтенә килгәндә, элекке хөкүмәт төзелгәндә дә ул Коштуница басымы астында вазифасыннан китеп хөкүмәтне җитәкләргә аңа юл бирде. Бүгенге хәлләр ул – Тадичның шәхси фикере яки аның фиркасенең сәясәте нәтиҗәсе түгел. Болар барысы да хәзерге шартларда туган нәтиҗә," - диде Вук Станкович.

Хәзер инде хөкүмәт июнь азагына кадәр төзелеп бетер дигән ышаныч бар. Премьер-министр урынына демократлардан элекке финанс яки тышкы эшләр министрлары дәгъва итә.
XS
SM
MD
LG