Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:42

Татарстанда соңгы көннәрдә булып яткан вакыйгалар Русия төбәкләрендә һәм чит илләрдәге мәгълүмат чараларында чагылыш таба.

27 июньгә фараз ителгән Конституциягә үзгәрешләр кертеп, президентлыкны бетерү Миңтимер Шәймиевнең төбәк җитәкчеләрен сайлап куярга таләп итүе, атаклы артистларның Казанга килүе һәм шуңа бәйле хәлләр, хокук яклаучыларның активлашуы һәм зур суммалы грантка лаек булды. Бу вакыйгалар Русиядәге демократиянең хәленә һәм татар милләте язмышына тәэсир итәме?
Давыллар үткәнне искә төшерә
Дүшәмбе кичендә көчле җил, күк күкрәүләр Казан урамнарын һәм йортларын дер селкетте. Узган елның 8
Узган елгы гарасатның калдырган эзләре
июлендә булган гарасаттан соң әллә кая очкан өй түбәләре, агачлар әле дә халыкның хәтерендә. Тагын шундый бер давыл тормыш агымын үзгәртеп җибәрер дип шикләнүчеләр күп булды. Татар тарихын яхшы белүчеләр ничә тапкыр татар милләтенең һәм дәүләтенең җимерелүен хәтерләп, хәзерге вакыйгаларга да шомланып куялар. Күк күкрәсә, яшен яшьнәсә - татар башына түгел микән? Нинди генә үзгәреш булса да, вакыйгалардан бигрәк алар турындагы хәбәрләрнең ничек таралуы, шушы хәлләргә кемнең ни уйлавы тагын да мөһимрәк дип санала.
Татар радиолары кемнең йөрәген җилкендерә?
“Тәртип FM” дип аталган яңа радио әле сынау рәвешендә генә элекке елларда халык яратып тыңлаган җырларны ишеттерә башлаган иде, милли җәмәгатьчелекнең барлык бәхәс әйтешләре шушы темага борылды. Башка берәр илдә яки милләттә моңа ышанмаслар иде. Ничек инде ул ретро җырларны эфирга чыгаручы радио бәхәс уртасында калсын? Ә радио булгач, “Нинди хәбәрләр тарата ул?” диярләр иде. Дөресен әйткәндә, радиолар элекке патифон һәм грамофон вазифасын үтиләр. Төрле зәвыклы кешеләргә җырлар тәгәрәтеп, кешеләрнең күңелләрен ачалар.

“Азатлык” радиосының тапшыруларында һәм Интернет сәхифәсендә республикадагы хәлләр, милли тормыш турындагы мәгълүматларга төрле тарафтагы тыңлаучыларның игътибары кимеми. “Азатлык”ның форматы яңаргач, Казан бюросына шалтыратучылар артты. “Нишләп ятасыз, нинди вакыйгалар, үзгәрешләр көтелә?” диләр.
Сәясәтме, гайбәтме?
Шушы атнаның ахырында, 27 июньдә Дәүләт шурасының пленар утырышы булачак. “Газета.ру”, “Эхо Москвы” вәгъда иткән Конституция төзәтүләр, президентлыкны юкка чыгарулар көн тәртибенә кертелмәгән. Ә менә телләрне саклау, үстерү программасының үтәлеше кертелгән.

Президентлыкны бетерү гайбәтенә каршы төбәк җитәкчеләре сайлап куюга кайту турында белдерү ясаган Миңтимер Шәймиев хәзер барлык мәгълүмат чараларында да искә алына. “Эксперт” журналының 25нче санында Миңтимер Шәймиевнең портреты тышлыкка куелган. Дөрес, Шәймиевнең бу тәкъдиме Мәскәү даирәләренә ошамаган, диләр. Шунлыктан республиканы хурлап язган мәкаләләр, репортажлар ешрак күренә башлады.
Бәла агач башыннан йөрми
Бигрәк тә маҗара, бәхетсезлек очраклары журналистиканың иң данлы гамәле дип санала. “Ривьера” аквапаркының пляжында өреп кабартылган батут җилгә очып, Сөләймановлар гаиләсе имгәнде. Аквапарк күрер өчен Уфадан килгән бер төркем балаларның күпчелеге йөзә белмәгән. Шуларның берсе суга төшкәч тә, батып үлгән. Суда мөстәкыйль йөзәр өчен башта йөзәргә өйрәнергә кирәклеген аңламый торган заманнар килеп җитте. Җитмәсә, көне эссе. Нәтиҗә шул. Узган шимбәдә Аккош күлендә, Тирән күлдә, Нәшрият һәм Юдино пляжларыда 6 кеше батып үлде. Ә якшәмбе көнне Татарстанның төрле районнарында тагын 3 кеше баткан. Барысы 9 кеше суда җан биргән.

Мөштәри урамы белән Горький урамы кисешкән урында 19 яшьлек бер кыз светофорның кызыл утында зур тизлек белән “Форд фокус” машинасында җилдереп, машинага утырган 3 кешене һәм шунда үтеп барган хатын-кызны таптаган.

Балага узган бу яшь ханым һаләк булган, машинадагылар реанимациядә, кайсы кала, кайсы китә дип көтеп торалар. “Форд фокус”та җилдергән тәҗрибәсез машина йөртүче Казанга кунакка килгән күренекле эшкуарның яраткан кызы булып чыкты. Җырчы Салават “Перехват” программасында бу фаҗиганың сәбәпчесенең аның якын дусты булуын әйтеп, тетрәнүен яшермәде. “Бәла агач башыннан йөрми, адәм башыннан йөри”, дип юкка гына әйтмиләр.
Төркмәнестан - Татарстан
Әлбәттә, кешеләргә бәла-каза түгел, ә кызыклы хәбәр кирәк. Бу атна ахырында Төркмәнстанның зур рәсми җитәкчеләре Казанга килергә мөмкин. Президент Гурбангулы Бердымөхәммәтов үзе килеп җитәрме-юкмы, бер-ике көннән соң билеле булыр, ә менә Төркмәнестанның Русиядагы илчесе һәм башка абруйлы шәхесләре чәршәмбе көнне үк Мәхтөмкулинең 275 еллыгына багышланган фәнни конференциясенә килергә тиеш.
Хосе һәм Хулио Казанда
Инде хәбәр иткәнебезчә, атаклы тенор Хосе Каррерас Казанга килеп, аннары Екатеринбургка, Төмәнгә һәм Ригага юл алгач та, дөньяда бик популяр Хулио Иглесиас якшәмбе кичендә “Татнефть - Арена”да чыгыш ясады. 7 мең кешелек бу залда күпме тамашачы булган, концерт ничек үткәнлеге турында матбугатта әйтелми. Ә менә 62 яшьлек Каррерас тирәсендә үзе киткәч тә, шау-шу дәвам итә. “Ул әйбәт җырчымы, бик картаеп китмәгәнме, чирле түгелме, аны тыңларга билетларны күпмегә сатканнар?” – менә шул тема Русия матбугатында һәм Интернет сәхифәләрендә бик кызу тикшерелә.
Надир Дәүләт, Юлай Шамильоглы – Казан академиклары
Татар милли җәмәгатьчелеге һәрвакыт Казанга күз төбәп тора. Быел Бөтендөнья яшьләр форумы август ахырында җыелачак. Ә бу көннәрдә Ислам яшьләре фестивале Шәһри Болгарда дәвам итә. Узган атна ахырында тәмамланган академия җыелышының кайбер нәтиҗәләре билгеле булды.

Анда 13 академик урынга 27 галим дәгъва итте. Хакыйкый әгъза булып Техник университеты докторы Виталий Паймушин, мөхбир-әгъзалар булып Ким Миңнуллин, Радик Сафин, Илдар Бадриев, Альфред Сөләйманов, Анастас Бохараев, Владимир Иванов, Альберт Гыйльметдинов, Наил Кашапов, Герман Дьяконов һәм Исмагыйль Хөснетдинов сайланды. Шәрәфле академикларның һәм Академиянең чит ил әгъзалары: Ринат Жданов, Нәҗип Мәҗитов, Үзбәк Госманов һәм дә Сарытауда яшәүче тарихчы Фрид Рәшитов, Мәскәүдә һәм Уфада эшләгән атаклы физик Роберт Нигъматуллин, нефть эшләренең патшасы Шәфәгать Тәхәветдинов, Америкада яшәүче тарихчы Юлай Шамильоглы һәм Төркиядә яшәүче күренекле татар галиме Надир Дәүләт Татарстан фәннәре академиясенең шәрәфле һәм чит ил әгъзалары булдылар.

XS
SM
MD
LG