Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда 16 сугышчы үтерелде


Әфганстанның көнчыгышындагы Пактия виләяте башлыгы Һашматулла Ализай белдерүенчә, Талибанның бер кечкенә шәһәргә һөҗүменнән соң халыкара көчләр 16 сугышчыны үтергән.

Ализай Талибан узган төндә Сәит Карам шәһәренә һөҗүм иткәч халыкара көчләр һава һөҗүме белән җавап бирде диде.

НАТО җитәкчелегендәге көчләр Пактиядә һөҗүм булуын расласа да, ничә сугышчы үтерелүен, һөҗүмнең төгәл кайда булуын әлегә расламады.
XS
SM
MD
LG