Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:32

Киров өлкәсе мәхкәмәсе рус кызына өйләндермәгәне өчен атасын үтергән егетне нибары 1 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте.

Татарстанда катнаш никах булу, рус егетенең татар кызына өйләнүе, татар кызының руска кияүгә чыгуы гаҗәеп хәл түгел. Алай гына да түгел, кайбер галимнәр, белгечләр тарафыннан, мондый никахлар, күпмедер дәрәҗәдә файдалы дип тә табыла. Янәсе, ике милләт каны кушылгач, киләчәк буын акыллырак туа. Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә узган бер җыелышта, катшан никахларны хуплавын әйтте.
Әмма элекке буын кешеләре, әби-бабаларыбызга бу күренеш сәер, билгеле. Ике милләтне кушу алар өчен мөмкин хәл түгел, кайвакыт оят та. Нәкъ менә шушы нигездә татар гаиләләрендә еш кына ыгы-зыгы килеп туа. Ә бит Татарстанның башка рус милләтле республикалар белән күршедәш районнарында мондый гаиләләр көннән-көн арта тора.
Кайвакыт катнаш никахларга бәйле фаҗигалар да була. Татарстанның Кукмара районы белән күршедәш Киров өлкәсендә татар егете Ратмир Назаров атасы Ринатны пычак кадап үтерә. Фаҗиганың сәбәпчесе - Ратмирның яратып йөргән кызы Наталья. Яшьләр инде 2 ел бергә очрашып йөргәннәр. Шәһәр типографиясендә бергә эшләгәннәр. Наталья ике баласы белән иреннән аерылган булуга да карамастан, Ратмир аның белән булырга теләгән.
Әмма татар егетенең әти-әнисе, малайларына рус кызына өйләнергә фатыйха бирмәгән. Берничә ел рәттән Ратмирның атасы улына якын тирәдәге авыллардын килен эзли торган булган.
“Комсомольская правда” газетасында язылганнарга караганда, Ратмир еш кына университеттагы кураторы Елена Панкратовага килеп, ни өчен мин татар кызлары белән генә аралашырга тиеш, рус кызлары шулай ук зур хөрмәткә лаек, дип әйтә торган булган.

Ратмирның әнисе мәхкәмәдә белдергәнчә, иренең әнисе үлгәндә, безнең өйгә рус хатыны хуҗа булып килмәсен дип әйтеп калдырган булган. Шуңа күрә Ринат әнисенең васыятен үтәмәүдән бик курыккан.
Атасын үтергән көнне дә, Ратмир аның белән өйләнешү турында сүз башлаган булган. Атасы белән уртак телгә килә алмыйча, егет аңа пычак кадаган. Соңрак тикшерүчеләр белдергәнчә, Ринат тәнендә 20 якын пачак ярасы табылган.
Шушы көннәрдә Киров өлкәсе мәхкәмәсе татар егетен 1 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итәргә дигән карар чыгарды. Биредә җәзаның шартлы рәвештә генә бирелүе, Ратмирның җинаять кылганда аффект хәлендә булуы исәпкә алынган.

Татарстан прокуратурасы матбугат үзәге хезмәткәре Эдуард Абдуллин шартлы рәвештә җәза бирелүнең сәбәпләрен “Азатлык”ка болай дип аңлатты:
“Аффект хәлендә кешене үтерү, бу җинаять кодесының 107 маддәсе. Бу маддә буенча иң катлаулы җәза – 3 ел төрмә. Ләкин бу эштә бәлки башка кайбер әйберләр исәпкә алынгандыр, төгәл әйтүе кыен. Шуңа күрә шартлы рәвештә бирелгән бу җәзага гаҗәпләнәсе юк”, ди Эдуард Абдуллин.
Татарстанда катнаш никахлар нигезендә күп җинаять башкарыламы дигәнгә, прокуратура вәкиле Эдуард Абдуллин болай җавап бирде:
“Милләтара җинаять эшләре әллә ни күп түгел. Соңгы вакытта бу җинаять эшенә охшаганнардан шунсын искә төшерергә була. 15 мартта Казанның Совет районында, 11 сыйныф укучысы йөргән кызы белән очрашырга кушмаганга, әнисен үтерә. Малайларының 4 ай йөргән кызын, әти-әнисе җиңел холыклы кыз дип белгәннәр, шуңа да бу мөнәсәбәтләргә каршы булганнар. Ике көннән соң бу егет тотыла. Ул әнисен үтерүне кире какмый. Нәтиҗәдә бу егет җаваплылыкка тартылды”, ди Эдуард Абдуллин.
Шулай итеп, катнаш никахлар саны артып тора. Гомер буе "улым, кызым татар бәндәсенә өйләнер, кияүгә чыгар", дип хыялланган әти-әнигә эчтән генә булса да борчылырга туры килә. Тәҗрибә күрсәткәнчә, катгый каршы килүчеләрнең күбесен менә шундый фаҗигале язмыш көтә. Ни әйтсәң дә, мәхәббәт мәңгелек көчле хис һәм аны милли принциплар гына тоеп тора алмый, күрәсең.

XS
SM
MD
LG