Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сурковның Шәймиевка җавабы


Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевнең төбәк җитәкчеләрен сайлауны кире кайтару кирәклеге турындагы белдерүе шактый гына шау-шу куптарса да, Русиянең югары җитәкчеләре ягыннан әлегә игътибарсыз калган иде.

Яңа президент Медведев та, төбәк җитәкчеләрен билгеләү тәртибен керткән Путин да Шәймиев сүзләрен күрмәмешкә салынды - иң югары дәрәҗәдә бернинди дә реакция белдерелмәде.

Хөрмәт зур, әмма...

Гәрчә Мәскәү Кирмәненә якын кечерәк түрәләр федераль җитәкчелекнең моңа мөнәсәбәтен шунда ук җиткерде - Беслан фаҗигәсеннән соң кертелгән хәзерге тәртипнең җитешсезлекләре бар, әлбәттә, әмма моңа үзгәрешләр алдагы елларда булмаячак, көтмәгез дә. Төбәкләр тәрәккыяте министры Козак, мисал өчен, шулай диде.

Ул региональ сәясәт өчен җаваплы түрә генә түгел, Медведевка бик якын кеше санала. Ягъни җавап шул - Шәймиевне без хөрмәт итәбез, әмма... Әмма Мәскәү төбәк җитәкчеләрен билгеләвен дәвам итәчәк.

Бераз үзенчәлегрәк җавап

Бу атна башында Шәймиевкә үз җавабын бик тә үзенчәлекле итеп Путин Русиясенең төп идеологы саналган Владислав Сурков бирде - ул илдәге түрәләрне "гомер буе үз урынында утыру" фәлсәфәсеннән әкренләп бизәргә чакырды.

Сурков президент Медведевнең дә якын кешесе санала
Беренче карашка, Сурковның Русиядәге элитаның нинди сыйфатта булуын кайгыртуы Шәймиев белдерүенә турыдан-туры бәйле дә түгел кебек. Әмма аның шушы сүзләренең адреслары берничә, шул исәптән Казан Кирмәнендә сайлау даулаган Миңтимер Шәймиев тә.

Сер түгел, гәдәттә кискен белдерүләрдән тотылып торган Татарстан президентының тар бер даирә каршында ирекле сайлауларны кайтару кирәклеге турындагы сүзләрен белгечләр Шәймиевнең Татарстан җитәкчелегендә киләчәктә дә калу теләге белән аңлатты.

Янәсе, яңадан билгеләнүенә ул инде ышанмый, җитмәсә әле Мәскәүдән, ваграк президентларны бетереләр икән, Русиядә бер генә президент кала дигән сүзләр килеп тора. Шуңа да ул хәзер җирле җитәкченең халык тарафыннан сайлануын яклый.

Чын демократ булу җиңел түгел

Хакыйкәт хакына әйтергә кирәк - Миңтимер Шәймиев төбәк җитәкчеләрен билгеләүне элегрәк тә тәнкыйтьләгән иде. Аңа бигрәк тә, Русия президенты нәмзәтен кире каккан җирле парламентларны тарату хокукы ошамый. "Бу халык ихтиярын таптау булып тора", ди Шәймиев.

Путин белән елмаешкан чаклар
Әмма ул берүк вакытта беренчеләрдән булып һәм үзе теләп Путин тарафыннан раслануны сынаучыларның берсе - 2005нче елдан бирле Шәймиев сайланган түгел, билгеләнгән президент. Шуңа күрә дә Шәймиевнең демократик принципларга, сайланган хакимияткә һәм шул хакимиятнең бүленешенә чын күңелдән инануына күпләр шикләнеп карый.

"Гомер буе чемпион булу мөмкин түгел..."

Владислав Сурков шул шикләнүчеләр арасында булса кирәк - "Стратегия 2020" форумында ясаган чыгышында ул ачыктан-ачык шуңа ишарә итте.

"Үз урыныңда гомер буе утыру гадәтеннән бизәргә кирәк. Без яңа Русия яши башлаганнан бирле мөһим төбәкләр белән җитәкчелек иткән кешеләрне күрәбез. Гомерлек хакимият була алмый. Гомерлек футбол чемпионы булу мөмкин түгел", диде Мәскәү Кирмәне сәясәтен билгеләгән төп фигураларның берсе Владислав Сурков.

Ул әле дә Русия президенты идарәсе башлыгының беренче урынбасары булып тора. Ә аннан килгән белдерүләр гадәттә шактый нигезле, ягъни соңгы сүз була.
XS
SM
MD
LG