Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чиркәү армиягә капеланнарны кертүне сорый


Мәскәүдә Урыс православ чиркәве җитәкчеләренең зур җыены ачылды. Анда армиядә капеланнар булдыру мәсьәләсе дә каралачак.

Урыс православ чиркәве җитәкчеләре җыенында катнашучы атакайлар президент Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать белән чыкмакчы. Алар дини уку йортларында-семинарияләрдә белем алучы егетләр армиягә алынудан кичектерерлергә тиеш, ди. Билгеле булганча, 2006 елдан яңа канун нигезендә, дини белем алучылар да армиягә чакырыла башлады.

Моннан тыш чиркәү вәкилләре армиягә даими эшләүче хәрби руханиларны, ягъни – капеланнар кертүне тизләтүне сорыячак. Хәзерге вакытта хәрби частьләрдә һәм карабларда бушка ике меңгә якын правослау руханилары хезмәт күрсәтә. Шулай ук аримядә дини уку йорты студентларының саны да шактый. Чиркәү җитәкчеләре нәкъ шул студентлар армиядә хәрби рухани вазыйфасын үти алыр иде, ди. Ләкин урыс православ чиркәве атакайларының бу фикеренә мөселманнар каршы килә. Алар армиядә дә урыс чиркәве вәкилләренең тамыр җәюенә канәгатьсезлек белдерә.

Армиягә даими хезмәт күрсәтүче капеланнар кертү турында Урыс православ чиркәве инде 1990 елларда ук сүз алып бара. Һәм 2005 елны беренче тапкыр Русия саклану министрлыгы тәрбия идәрәсе җитәкчесе Николай Резник армиягә руханиларны кертүне кирәк дип әйтте. Моннан ике ел элек хәтта Хәрби прокуратура канун проектын да эшләде. Ул чакта мөселманнар каршылык күрсәтте. Муллалар бу Русия конституциясен боза дип белдерделәр.

Русиядә төп 4 дин вәкилләре яшәгәнне исәпкә алганда, төрле диндәге капелланнарны армиядә тоту шактый катлаулы. Шуңа бер диндәге капеллан барлык диннәр турында да мәгълүмат бирергә тиеш дигән фикер йөри. Ягъни урыс чиркәве атакае Корьән турында да сөйли алыр иде, диләр.

“Һәрбер дин вәкиле үз дине турында сөйләсә дөресрәк булыр иде. Чөнки башка дин турында ни кадәр генә яхшы белсәк тә, аны камил дәрәҗәдә җиткерү мөмкин түгел”, ди Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рамил хәзрәт Юнысов.

Ул армиядә хезмәт итүчеләр арасында мөселманнар егетләренең дә шактый булуын әйтә һәм барлык дин вәкилләре дә теләгәнчә үз дини шартларын үти алсын иде, ди.

“АКШта мисал өчен мөселман хатын-кызларына хәтта армиядә башларын каплап йөрү рөхсәт ителә”, ди Рамил хәзрәт Юнысов.

Ул армия җәмгыять һәм анда барлык дин вәкилләренә дә игътибар бер төсле булырга тиеш, ди.

Русия дәүләт җитәкчеләре дә бу мәсьәләдә бер фикергә килә алмыйлар. Мисал өчен, Дәүләт Думасындагы милли эшләр комитеты рәисе урынбасары Аркадий Баскаев “Газета”га: “Русиядә 160 милләт вәкиле яши һәм төп 4 диннең дә руханилары армиягә җибәрелергә тиеш була”, дигән. Ә тышкы эшләр һәм саклану сәясәте шурасы вәкиле Виталий Шлыков исә төрле конфессияле илләр армиясендә бер капеллан төрле диннәр гыйбадәтен алып барырга сәләтле дип белдергән һәм мисал итеп АКШ армиясен китергән.
XS
SM
MD
LG